Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәттә кече һәм урта бизнеска ярдәм күрсәтелә

Очрашуның төп өлеше эшмәкәрләргә дәүләт ярдәме чараларын тәкъдир итүгә багышланган иде.

«Креатив процесслар фабрикасы»нда  кече һәм урта эшмәкәрлеккә ярдәм итүнең актуаль дәүләт программаларына багышланган очрашуы узды. Чара район башкарма комитеты җитәкчесенең икътисад буенча урынбасары вазифаларын башкаручы Аяз Ямалетдиновның сәламләү сүзе белән башланып китте. Шулай ук сәүдә хезмәткәрләре көне һәм флористлар көне алдыннан Әлмәт һәм район эшмәкәрләрен совет һәм башкарма комитетның рәхмәт хатлары белән бүләкләү тантанасы булды.

Очрашуның төп өлеше эшмәкәрләргә дәүләт ярдәме чараларын тәкъдир итүгә багышланган иде. Татарстан Республикасы эшмәкәрлекне яклау Фонды, ТР Гарантия фонды һәм ТР экспортны яклау үзәге вәкилләре кече һәм урта бизнесны үстерү өчен актуаль программалар һәм мөмкинлекләр турында сөйләделәр.

Очрашу азагында бизнесменнар Татарстан республикасы икътисад министрлыгының тармак оешмалары вәкилләреннән индивидуаль консультацияләр ала алдылар. Бу аларга шәхси киңәшләр алырга һәм мөмкин булган ярдәм чараларының нечкәлекләренә төшенергә мөмкинлек бирде, дип хәбәр итә Әлмәт районы башлыгы матбугат хезмәте.

Фото: Әлмәт районы башлыгы матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса