Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Тимур Нагуманов әлмәтлеләрнең шикаятьләренә җавап бирүче белгечләрнең эшеннән канәгать түгел

Шәһәр башлыгы проблеманың асылына төшенү һәм аны оператив хәл итү – җитәкчеләрнең турыдан-туры бурычы, дип ышана.

Шәһәр башлыгы проблеманың асылына төшенү һәм аны оператив хәл итү – җитәкчеләрнең турыдан-туры бурычы, ди.

Әлмәттә район башлыгы Тимур Нагумановның телеграмдагы чат эше һәм шәһәр халкы мөрәҗәгатьләре буенча оператив киңәшмә узды. Җитәкчеләр җирле халыктан килгән хәбәрләрне карады. Анализ вакытында әлмәтлеләрнең еш кына рәсми һәм тулы булмаган җаваплар алуы ачыкланды (мәсәлән, «эшкә алынды»). Әмма бу җавап шәһәр халкына проблеманы кем һәм кайчан хәл итәчәге турында күзаллау бирми.

«Мәсәлән, кичә чатка кадет паркында үлән чабу турында мөрәҗәгать килде. Әмма хезмәтләр вакытында җавап бирмәде. Нәтиҗәдә башлык гаеплеләрне җәзага тартуны таләп итте. Бүген  эшләр башкарылды»,-дип хәбәр итте үзенең телеграм-каналында башкарма комитет җитәкчесе Айнур Исхаков.

 «Проблемаларның асылына төшенү һәм аларны оператив хәл итү – җитәкчеләрнең турыдан-туры бурычы. Халык мөрәҗәгатьләре белән эшләүгә формаль якын килү ярамый. Төп бурыч – халыктан килә торган мәсьәләләрне сыйфатлы һәм вакытында хәл итүне тәэмин итү. Контрольдә тотачакбыз», - ди башкарма комитет җитәкчесе.

Фото: t.me/aynuriskhakov

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса