Күп балалы гаиләләр яши торган Әлмәт микрорайоннарында юл салу эшләре башланды
Җәмгыять

Күп балалы гаиләләр яши торган Әлмәт микрорайоннарында юл салу эшләре башланды

Бу Татарстан рәисе Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән мөмкин булды.

Әлмәттә күп балалы гаиләләр яши торган микрорайоннарда юлларга вак таш-ком катнашмасы салу эшләре башланды.

Бу Татарстан рәисе Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән мөмкин булды. Бу хакта Туры эфир вакытында район башлыгы Тимур Нагуманов хәбәр итте. Белгечләр М-4 микрорайонында таш ташырга керештеләр. Урамнарның берсендә таш салу эшләре бара. Башка урамнарда әзерлек этабы уза, дип ассызыклады район башлыгы.

Түбән Мактамада эшләр тәмамлангач, юлчылар Урсалыга күчәчәк.

Фото: t.me/pressalmet