Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Кырык җиде йортны «бәхетле язмыш» көтә

Җәй җитү белән калабызда төзү-төзекләндерү эшләре башланып китә

Шунысы куандыра, әлмәтлеләр үзләре яшә-гән йортларга капиталь ремонтның кайчан керәчәген алдан ук белеп торалар хәзер.

Шулай да берәүләр подрядчылар башкарган эштән канәгать булып калганда, икенчеләр ремонтның сыйфатсызлыгыннан зарлана һәм иң кызганычы - бу һәрвакыттагыча киләсе елның кышкы яки язгы чорында ачыклана. Быел да шулай булмасын өчен ремонт эшләрен торак йортларда яшәүчеләр башыннан ахырына кадәр үзләре дә контрольдә тотсыннар иде дип искәртеп узасы килә. 

Капремонт программасы тарихына күз салсак, Әлмәт җирлегендә ул 2008 елдан бирле тормышка ашырылып килә. Шушы уналты ел дәвамында гына да районыбызда 800 гә якын күпкатлы торак йортка ремонт ясалганы мәгълүм. 
Бүгенге көндә 36 йортта ремонт эшләре бара. Подрядчылар иң беренче чиратта түбәләрне рәткә китерә, вентиляция шахталарын төзекләндерә. Аннан соң электр челтәрләре системасын ремонтлауга күчә, подъездлардагы тәрәзәләрне алыштыру, фасадларны буяу, лифт корылмаларын төзекләндерү дә каралган. Барлык йортларны ремонтлау 485 миллион сум чыгым таләп итә. Бүгенге көндә инде планлаштырылганның илле проценты башкарылганлыгын район башлыгы Тимур Нагуманов үзе хәбәр итте. Түбәләр, фасадлар һәм җылыту системалары август урталарына кадәр төзекләндерелгән булырга, ә калган эшләрнең сентябрь азагына тәмамланырга тиешлеген дә ассызыклады ул. Тагын бер нәрсә бар - ул да булса фасадларга кагыла. Күп кенә торак йортларны җылыту сорала, тик ни өчендер ремонтның әлеге төре ул йортларда башкарылмаячак булып чыкты. Чыгымнар лимиттан артканмы, әллә башка сәбәпләрме - билгесез.

Чыннан да, җәйге чор - төзү-төзекләндерү эшлә-ренең иң кызган чагы инде ул. Әлмәтлеләрне иң борчыган тагын бер мәсьәлә - юллар торышы. Быел, ниһаять, даими тәнкыйтьтән соң Зифа Балакина урамындагы юл төзекләндерелде. Алга таба Чернышевский урамындагы юлны ремонтлауга керешәчәкләре шулай ук куанычлы вакыйга. Быел су һәм канализация системаларына да реконструкция үткәреләчәге билгеле булды. 877 метр озынлыктагы  коллекторга инде ремонт ясалган булган. Әлеге коллектор Агропоселокка, «Д» зонасына, «Яшьлек» һәм «Көнбатыш капка» микрорайоннарына хезмәт күрсәтә. Алга таба тагын 3186 метр озынлыктагы су торбаларын алыштыру күздә тотыла булып чыкты. Әлеге су торбалары Шоссейная, Загородная, Заводская урамнарында һәм Красноармейка микрорайоныннан алып ат спорты мәктәбенә кадәр булган территориядә урнашкан. Җирле бюджеттан бүлеп бирелгән 17 млн сумга исә кайбер торак йортларның таушалып эштән чыккан коммуналь челтәрләре ремонтланачак.
 
Бик яхшы, тик идарәче компанияләр күпфатирлы торак йортларга ясалырга тиешле агымдагы ремонтны да истә тотсыннар иде. Гадәттә теге яки бу гозер белән кергән әлмәтлеләрне «менә капремонт килер, шунда рәтләрләр, кайгырмагыз» дип борып чыгару очраклары еш күренеш. Халык түли - ремонт үткәрелергә генә түгел, тиешенчә, җиренә җиткереп, сыйфатлы итеп башкарылырга тиеш.

Фото: Әлмәт районы башлыгы матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса