Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәттә яңа торак күчемсез милек төзү дәвам итә

План буенча ел ахырына кадәр 125 мең квадрат метр торак файдалануга тапшырылачак.

Радищев урамындагы яңа йортларның берсе әзер диярлек. Биредә балалар мәйданчыгы төзелгән һәм җир асты парковкасы каралган.

Тиздән 24 гаилә яңа фатирларының ачкычларын алачак.

Шулай ук быел Төзүчеләр проспектындагы йорт тапшырылачак. Моннан тыш, 14,4 гектар территориядә Ватанны саклаучылар урамында төрле катлы торак комплекслары булган яңа «Экополис»  микрорайоны төзелә. Биредә файдалануга тапшырылган торакның гомуми күләме 141 мең квадрат метрдан артык тәшкил итәчәк. Беренче йорт бу ел ахырында ук тапшырылачак.

Болгар урамында яңа микрорайон да актив төзелә. Бу райондагы йортлар 2026-2027 елларда тапшырылачак.

«Безнең бурыч - темпларны киметмәү һәм узган ел белән чагыштырганда  торак квадратлардан ким булмаган күләмдә файдалануга тапшыру», - дип билгеләп үтте район башлыгы Тимур Нагуманов.

 

Фото: Әлмәт районы башлыгы матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса