Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Кызыл мәкләр сугышны белмиләр

Ул махсус хәрби операциягә китәргә контракт төзегәндә, кая барганын белеп, алдагы хәрби хезмәтне аңлап эш итә.

Моңа кадәр ул инде Чечня сугышын үз йөрәге, күңеле, җаны-тәне аша уздырган була. Тик бу сугыш башкача булып чыга.

Әйе, аны ничек кенә атасаң да, сугыш Сабантуй түгел. Һәр сугыш берсен-берсе кабатламый. Моны үзләре сугышта булганнар, чагыштырып карау мөмкинлеген үз җилкәләре аша уздырганнар гына белә. Шактый гына уйланып йөри ул әлеге адымга барганчы. Ничек кенә булмасын, ул Чечняга да үз теләге белән киткән була. Ә ил дәшкән чагында, солдат хезмәтенең авырлыгын бер тапкыр да татып карамаган яшь егетләр киткәндә, ничек өйдә ятарга?! 

- Безгә ул МХОга китәсен инде бөтен эшен бетергәч, хәл иткәч кенә әйтте. Ул вакытта китәренә ике атна вакыт бар иде. Аллага шөкер, элемтәгә чыгып тора, сөйләшеп торабыз. Штурм бригадасында хезмәт итә. Үзен-үзе аямый торган, батыр йөрәкле ул. Армиядә хезмәт итеп кайтканнан соң да, контракт нигезендә ике ел Чечняда хезмәт итте. Хәзер чагыштыра да, икесе ике төрле, монысы гел башка, тегесе уен гына булган икән, ди. 

Алгы сызыкта инде. Баштарак икешәр ай, ай ярым булалар иде алгы сызыкта. Хәзер әле ике атна булалар. Андагы хәлләрне күп сөйләми. Сорасаң, «бар да әйбәт» дип кенә җавап бирә. Шаяртып алырга да тырыша.

Сөйләшкәндә бер дә зарланмый инде ул. Авырлыкларга нык тора торган. Ашаудан да канәгать. Мөмкинлек булганда үзләре дә сатып алалар. Исән-сау тизрәк кайтсын гына. Әни кешенең язмышы шул инде, балалар өчен ут йотып үтә гомер, - дип моңсу гына әйтеп куйды Мария Михайловна. 

Әлбәттә, әтисе Фәрит абый да, туганнары Роман белән Альбина да, авылдашлары, танышлары, дуслары да Сашаның исән-имин әйләнеп кайтуын көтәләр.

Саша махсус хәрби операциягә узган елның сентябрендә китә. Контракт бер елга төзелгән. Тик курку белмәс кыю ир-егет ел тулды дип кенә кайтырга план кормый. Анда бер барган кеше дөньяга, тыныч тормышка башка күзлектән карый башлый. Аның өчен ил, туган як, дуслар кебек төшенчәләр башкача ачыла. 

Сугыш кешене үзгәртә дисәләр дә, кешенең асылы шул килеш каладыр. Үзгәрсә, бары тик тышкы кабыгы үзгәрәдер. Башкаларга карата игътибарлы булу, кешелеклелек, җаваплылык ул тәрбиядән, каннан килә торган сыйфат. Сүз дә юк, хәрби тормыш, сугыш кешене яңа яктан ача. Без бит моңа кадәр сугыш турындагы киноларны караганда солдатларның батырлыгына, түземлегенә соклана идек. Аларга соклану, алар белән горурлану хисе кичердек. Тик алар барысы да безнең өчен кабатланмас тарих иде. Без «сугышлы» уйнап үстек, тактадан мылтык ясадык, «Аҗаган» уеннарында окоп казып, бил тиңентен кар ердык. Безгә кызык иде. Сашага да кызык булгандыр андый уеннар. «Сугышлы» уйнамаган малай юктыр ул. Тик ул вакытларда чын сугышка китәрмен дип уйладымы икән?

Юктыр.
Гадәттә кешене иң яхшы белүче әнисе дә укытучысы була. Укытучы апа әле кайвакыт әни белмәгәннәрне дә белә. Ни дисәң дә, һәр укучы аның күз алдында.

- Мәктәптә укыган укучыларыбыз менә шулай ил иминлеген саклап сугышларга китәрләр дип һич кенә дә уйламыйсың. Без аларга Бөек Ватан сугышы турында сөйләгәндә дә, сезгә андый авырлыкларны күрергә язмасын дип әйтә идек. Саша өлкәннәрне хөрмәт итә, укытучыларны бигрәк тә. Аралашучан, ачык йөзле. Әле армиядә хезмәт иткәндә дә җай табып телефоннан (стационар телефоннар ул чак) хәл белеп шалтырата иде. Укучыларыбыз исән-сау гына җиңеп туган якларына кайтсыннар иде дигән теләктә калабыз, - диде укытучысы Резедә Әхмәтшина. 
Резедә Расих кызы үз укучысы турында бик горурланып, шул ук вакытта борчылып сөйли. Ни әйтсән дә, бу бит «Аҗаган» уены гына түгел.

Кешенең тормышны нинди күзлек аша күрүе үзеннән тора. Чупайның гади генә егете Саша Абдуллин махсус хәрби операциядә дә яшәү матурлыгын күрә белә. Әти-әнисенә, якыннарына җибәргән фотосурәтләрдә дә ул табигать матурлыгын тотып алырга, үз җанына салырга һәм башкаларга да шуны күрсәтергә тырыша кебек. 

Ә табигать сугышны күрмәскә тырыша. Аның үз законы. Әнә, яшеллек уртасында, ут астында кызыл мәкләр чәчәктә утыралар. Алар сугышны белмиләр. Кып-кызыллар. Матурлар. Әле ярый кызыл ромашкалар түгел. Мәкләр бит алар үзләре кызыл, тумыштан. Канга буялмаганнар. Буялмасыннар иде инде.

Рәфкать Шаһиев

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса