Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәттә ташландык автомобильләр проблемасы хәл ителә

Ишегалдында ташландык автомобильләр проблемасы белән күпләребез очраша.

Хуҗасыз машиналар башта бик игътибарны җәлеп итмиләр, әмма әкренләп еллар үтә һәм аларның бүтән беркемгә дә кирәк булмавы аңлашыла. Соңгы айда гына да экология һәм төзекләндерү департаменты хезмәткәрләре 5 машинаны ачыклаган.

Ни өчен ташланган машиналардан арынырга кирәк? Алар айлар буе, хәтта еллар буе, парковка өчен урын алып, кар һәм чүп-чар чыгаруга комачаулыйлар.

Ишегалдында «ташландык»  машина булса, кая мөрәҗәгать итәргә? «Экология һәм төзекләндерү департаменты»на 33-46-13 телефон номеры буенча мөрәҗәгать итәргә кирәк яки  departamenteip@mail.ru  почтасына язарга мөмкин.  Белгечләр башта машинаны фиксациялиләр, аннары тикшерү үткәрәләр, хуҗасына мөрәҗәгать итәләр һәм шуннан соң гына эвакуацияли алалар. Ләкин хуҗа җавап бирмәсә, машина барыбер махсус парковкага күчереләчәк. Документлар белән хуҗалар аларны ала алачак.

Фото: Әлмәт районы башлыгы матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса