Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәттә су-мотор спорты буенча Россия чемпионаты узды

Үсеш алган спорт базасы булу сәбәпле Әлмәт даими рәвештә бөтенроссия дәрәҗәсендәге ярышлар уздыру мәйданчыгына әверелә.

Ике көн дәвамында, 8 һәм 9 июньдә, илнең иң көчле аквабайкерлары 10 төрле дисциплинада медальләр өчен көрәште. Программада параллель слалом һәм фристайл бар иде.
Иң яшь катнашучыга 8 яшь!

Катнашучыларны сәламләделәр һәм чемпионатны район башлыгы Тимур Нагуманов, «Татнефть» ААҖ генераль директорының ремонт, скважиналар бораулау һәм катламнарның нефть бирүчәнлеген арттыру буенча урынбасары Ринат Шәфигуллин, «Россия су-мотор спорты федерациясе» Гомумроссия иҗтимагый оешмасы президенты Михаил Ершов һәм Әлмәт шәһәр Советы депутаты Вячеслав Колотовкин ачтылар.

«Безнең шәһәрдә «Татнефть» һәм инициативалы кешеләр ярдәме белән күп санлы спорт төрләре үсеш ала. Су-мотор спорты һәм экстремаль төрләр аеруча актив үсештә. Алар шактый кыйммәтле һәм ресурсларны күп туплауны таләп итә торган спорт төрләре, әмма хәтта балалар да алар белән шөгыльләнә һәм бу без һәрвакыт хуплаячак бик перспективалы юнәлеш», - дип билгеләп үтте Тимур Нагуманов.

Елдан-ел Әлмәт бу масштаблы спорт вакыйгасын үткәрү өчен мәйданчык булып тора, бөтен Россиядән спортчыларны җәлеп итә.

Фото: Әлмәт районы башлыгы матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса