Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Яңа экипировка

Җиңел һәм уңайлы форма, камилләштерелгән бронежилет, аптечка өчен уңайлы җайланма һәм яңа йокы капчыклары.

Боларны барысын да махсус хәрби операциядәге хәрбиләргә тапшырдылар. Татарстаннан анда тагын 35 контракт төзегән ир-ат китте.

Яңартылган экипировка барлык контракт төзүчеләргә биреләчәк. Комплектлар хәрбиләрнең теләкләреннән чыгып эшләнә. Бүген 20 позиция тапшырыла. Яңа форма җиңел һәм уңайлы. Аны булдыру өчен оборона сәнәгатенең алдынгы технологияләре кулланыла. Аптечкалар да камилләштерелгән, ул мобильрәк. Эчендә - жгутлар, авыртуны баса торган һәм канны туктатучы ампулалар, бинтлар, лейкопластырьлар, беренче ярдәм күрсәтү өчен кирәкле барлык әйберләр.

Татарстан Рәисе контракт буенча хезмәт итүчеләр өчен бер тапкыр бирелә торган түләүне арттырды. Җәйнең беренче ике аенда контракт төзүчеләр 700 мең сумга кадәр акча алачак. Гомуми күләме бер миллионга кадәр җитәргә мөмкин. Бу шәһәр, предприятие, муниципалитетның ярдәм чараларын исәпкә алып. Татарстан территориясеннән контракт буенча килешү төзергә карар итүчеләр өчен, шул ук вакытта яшәү урыны мөһим түгел.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса