Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Елап түгел, җырлап ярдәм итик

Махсус хәрби операциядә катнашучы егетләребезгә гуманитар ярдәм күрсәтү дәвам итә.

Бу - ил белән килгән хәсрәт. Без аңа бердәм булып, бергәләп каршы торырга, ярдәмне дә бергә оештырырга тиеш. Тиеш дип язсам да, әлеге ярдәмнең асылында җан авазы, йөрәк кушуы ята. Төрле иҗтимагый оешмаларда, һәр авыл җирлекләрендә солдатларыбызга ярдәм итәр өчен вакытларын, көчләрен кызганмый торган актив оештыручылар, әйдәп баручылар бар. Кайдадыр ул эшне авыл җирлеге башлыклары, урынбасарлары, имамнар, мәдәният хезмәткәрләре оештыра. Икенче бер урыннарда лаеклы ялда булган активистлар башлап йөри. Ләкин ничек кенә булмасын, алар безнең ярдәмгә мохтаҗ. Мондый эш күмәклекне ярата. Бергәләп эшләү, авыл яңалыкларын сөйләшеп, МХОдагы егетләрне искә алу - авылда инде онытылып бара торган кич утыруларны, өмәләрне искә төшерер иде. Олы йортка ни кирәк, кече йортка шул кирәк, дигәндәй, сугыштагы егетләргә тагын да ныграк кирәк. Кичүчатлылар солдатларга сохари киптереп, аны 5 литрлы су шешәләренә тутырып җибәрәләр. Болай эшләгәндә җибәрүе дә уңайлы, саклануы да ышанычлы, диләр алар. Окоп шәмнәре дә, саклагыч челтәрләр дә кирәк. Берсе дә артык түгел. Елап түгел, җырлап ярдәм итик.

Хәерле кич, матур иртәләр булсын авылыбызның уңган кызларына һәм алар кебек булырга тырышучыларга!
Иртәгә 8:00 сәгатьтә сетка чигү түгәрәгендә ЕГЭ дәвам итә. Төп имтихан - фронтка челтәрләр әзерләү. 55 ипилек сохари тутыру - факультатив. Токмач басу һәм тагын 50 ипине сохарига әзерләү имтиханы. Шпаргалкалар куллану рөхсәт ителә. Кем иртән өлгерә алмый, икенче смена да оештырыла. 
Сезне көтеп, Зөбәрҗәт.


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса