Рөстәм Миңнеханов әлмәтлене «Ана даны» медале белән бүләкләде
Җәмгыять

Рөстәм Миңнеханов әлмәтлене «Ана даны» медале белән бүләкләде

Бүләкне Тукай районыннан, Казаннан, Әлмәттән әниләр алды.

Түбән Мактамадан Ләйсән Гыймадиева "Ана даны " медале белән бүләкләнде. Бүләкләү турында Указ ТР Рәисенең сайтында пәйда булды.

Бу бүләк хатын-кызларга биш һәм күбрәк бала тапкан өчен бирелә. Медальдән тыш, алар 100 мең сум да ала.

 

Фото: ТР Рәисе матбугат хезмәте