Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәттә сабыйлары туган хәрбиләрнең гаиләләрен хөрмәтләделәр

Җәйнең беренче көнендә халыкара бәйрәм – балаларны яклау көне билгеләп үтелә.

1 июньдә, халыкара балаларны яклау көнендә Әлмәт муниципаль районы башкарма комитетының ЗАГС идарәсендә балаларны яклау көненә багышланган чара узды. Бәйрәмдә хәрбиләрнең гаиләләре катнашты, аларның һәрберсенең үз тарихы, үз гаилә стажы бар, ә барысын да ана булу һәм әти булу шатлыгы берләштерде.

Гаиләдә бала туу-зур бәхет һәм зур җаваплылык.

Гаиләләргә дәүләт ярдәме формасы, ана капиталы буларак, сабыйларның һәм аларның ата-аналарының тормыш сыйфатын яхшыртуга юнәлдерелгән. Бу шартсыз ярдәм.

Татарстан Республикасы буенча Россия социаль фонды бүлекчәсенең Әлмәт районындагы бүлек хокукларында клиентлар хезмәте җитәкчесе Фая Атлас кызы Якупова Артур һәм Жанна Борхановлар гаиләсенә ана капиталына сертификат тапшырды.

Әлмәт шәһәре ЗАГС идарәсе башлыгы вазифаларын башкаручы Наталья Александровна Гатиннар гаиләсенә рәхмәт һәм хөрмәт йөзеннән истәлекле бүләкләр тапшырды.

Фото: Әлмәт ЗАГСы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса