Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәт районында йортсыз хайваннарны тоту эше дәвам итә

Белгечләр беренче чиратта халык мөрәҗәгатьләре килгән адресларга баралар.

Узган шимбәдә, 25 майда, үсеш департаменты хезмәткәрләре махсус хезмәт белән берлектә караучысыз этләрне тоту буенча чираттагы рейд үткәрделәр. Нәтиҗәдә, җыелган 28 гаризадан  20се тотылган. Әмма шунысын да әйтергә кирәк, барлык йортсыз этләрне тулысынча тоту мөмкин түгел, чөнки этләргә күченү һәм хәрәкәт итү хас, бу аларны тотуны кыенлаштыра.

Хайваннарны тоткач, аларны ветеринария берләшмәсе үзәгенә алып киләләр, анда аларны стерильләштерәләр, вакцинациялиләр һәм 10 көнгә калдыралар.

 Хәзерге закон нигезендә, үзләрен тыныч тоткан этләр тотылган урыннарына кире җибәрелә. 

Этләрне тоту өчен гаризаны  8(8553)-37-55-39 номерына шалтыратып калдырырга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса