Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Җиңү көнен Сахалинда каршылый

Сугыш елларында хатын-кыз җилкәсенә күп авырлык һәм хәсрәтләр туры килде.

Нәфис һәм гүзәл затларыбыз, киләчәк буыннарның тормышын яклап, Ватанны саклар өчен, кулларына корал алырга мәҗбүр булды. Сугышта катнашкан кызлар һәм ханымнар арасында нинди генә һөнәр ияләре юк: шәфкать туташлары, табиблар, очучылар, зенитчылар, снайперлар, кер юучылар, пешекчеләр… 

Бүгенге язмам сугышның ачысын-төчесен үз җилкәсендә татыган Мөзәянә Мәхмүт кызы Хәмәтдинова турында. Узган елны ветеран үзенең 100 яшьлек юбилеен билгеләп узды. Мөзәянә Хәмәтдинова Мөслим районында туып-үскән. Бөек Ватан сугышы башлангач, хәрби комиссариатка килеп, сугышка җибәрүләрен сорый. Шулай итеп 18 яшьлек кыз II Украина фронтының 92 нче авиация полкына эләгә, аэродромда кече сержант дәрәҗәсендә хезмәт итә. Мөзәянәнең төп бурычы - самолетларны ягулык белән тәэмин итү һәм очышка әзерләү була. 1943 елның ноябрендә Мөзәянә Хәмәтдинова Ерак Көнчыгыш фронтындагы аэродром ротасына күчерелә. Җиңү көнен ул Сахалинда каршылый. Япон сугышында катнаша һәм 1946 елда гына демобилизацияләнә. Сахалинда эшли, шунда кияүгә чыга. 1963 елда Әлмәткә килә, төзелеш техникумында 15 елдан артык китапханәче булып эшли, шуннан лаеклы ялга чыга. Мөзәянә апа хезмәтен дә җиренә җиткереп башкара, җәмәгать эшләрендә дә актив катнаша, гаиләдә дә үрнәк була. 

- Аның уңган, җитез булуына сокланмый мөмкин түгел. Ашарга да тәмле итеп пешерә, безне дә карый, шунда ук тегәргә, чигәргә дә өлгерә. Һәрберебезнең күңел халәтен шулкадәрле тиз тоя белә, шунысы гел гаҗәпләндерә иде. Яше олыгаюга карамастан, әле дә барыбызны да кайгыртып, безнең өчен борчылып тора. Без кадерле әниебез, әбиебез белән бик горурланабыз, - ди Мөзәянә апаның балалары, оныклары. 

Утны-суны кичкән сугыш ветераны үзен бик бәхетле итеп хи итә - балалары гел янында, оныклары һәм оныкчыклары куандырып торалар. Без дә Мөзәянә апа Хәмәтдиновага сәламәтлек һәм имин тормыш теләп калабыз. Якынлашып килүче Җиңү бәйрәмен шулай матур итеп, кадерле кешеләрегез белән бергә уздырырга язсын сезгә. 

Резеда Исмәгыйлева

#МойГеройМояСемья  #МинемГеройМинемГаилә #нашБессмертныйполк

⚡22 апрельдән 9 майга кадәр Бөек Җиңүнең 79 еллыгы һәм Гаилә елы уңаеннан, #МойГеройМояСемья акциясе уза. Флешмоб икенче ел рәттән "Үлемсез полк" онлайн-йөрешенә өстәмә буларак үткәрелә.

⚡Әлмәт районында яшәүчеләрне дә социаль челтәрләрдәге үз сәхифәләрендә онлайн-акциядә катнашырга чакырабыз.

⚡Героегыз турында үзегезнең ВКонтакте сәхифәсендә #МойГеройМояСемья хэштегы белән язма урнаштырыгыз.

#МойГеройМояСемья 
#МинемГеройМинемГаилә
#БесмертныйПолкТатарстана

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса