Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Ветеран бүген дә сафта

Җиңү көне якынлашкан көннәрдә сугыш ветераннарын барлау, аларга кадер-хөрмәт күрсәтү үзенә күрә бер матур гадәт булып тора.

Хәзерге вакытта әлеге канкойгыч сугышта катнашкан ветераннарыбыз аз калып бара. Шуларның берсе - шәһәребезнең хөрмәтле кешесе, Бөек Ватан сугышы ветераны Анатолий Михайлович Соколов. Әлмәткә алтмышынчы елларда килеп төпләнгән, бар тормышын нефть-газ үткәргечләре төзелеше белән бәйләгән бик абруйлы шәхес тә быел апрель аенда 97 яшен тутырды. 

Анатолий Соколов Тула өлкәсендә дөньяга килгән. Бөек Ватан сугышы башланганда аның гаиләсе Уфада яшәгән була. Шул рәвешле 14 яшьлек егеткә укуын ташлап, урман хуҗалыгында эшләргә туры килә. Ә инде 1944 елны Анатолийны армия сафларына хезмәт итәргә алалар. Шушы ук елны аны иптәшләре белән бергә Владивостокка җибәрәләр. Биредә ул элемтә мәктәбен тәмамлый һәм флот экипажындагы корабльдә хезмәт итә башлый. Япон сугышында катнаша һәм бик күп төрле бүләкләргә ия була. Әле сугыш тәмамланганнан соң да 7 ел буе диңгезләрне иңләп йөри, радист була. 1955 елда демобилизацияләнгәннән соң кичке мәктәптә укый, аттестат алып чыга. Аннан соң Мәскәү төзелеш институтына укырга керә. Аны уңышлы гына тәмамлап, «Татспецстрой» оешмасында эшли башлый. Биредә эшләү дәверендә Анатолий Михайлович хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру буенча берничә технология уйлап табу өстендә эшли. Әлеге тәҗрибәләре белән Мәскәүдә ВДНХда да чыгыш ясап кайта ул. 

Яше олыгаюга да карамастан, Анатолий Михайлович бүген дә җәмәгать эшләрендә бик актив катнаша, спорт белән дә шөгыльләнә. Моннан тыш әле ул тәңкә акчалар коллекциясе җыю белән дә мавыга. Үзенең озын гомерле булуының нигезе дип тормышны бик яратуын, сәламәт яшәү рәвеше алып баруын атый. Матур уй, изге теләк-ният белән яшәгәннәргә Аллаһы Тәгалә язмышның бәхетлесен, гомернең озынын бүләк итә торгандыр. Хөрмәтле ветеранга алдагы тормышында да күтәренке күңел, рух ныклыгы, сәламәтлек теләп калабыз. 
 

Резеда Исмәгыйлева

 

#МойГеройМояСемья  #МинемГеройМинемГаилә #нашБессмертныйполк

⚡22 апрельдән 9 майга кадәр Бөек Җиңүнең 79 еллыгы һәм Гаилә елы уңаеннан, #МойГеройМояСемья акциясе уза. Флешмоб икенче ел рәттән "Үлемсез полк" онлайн-йөрешенә өстәмә буларак үткәрелә.

⚡Әлмәт районында яшәүчеләрне дә социаль челтәрләрдәге үз сәхифәләрендә онлайн-акциядә катнашырга чакырабыз.

⚡Героегыз турында үзегезнең ВКонтакте сәхифәсендә #МойГеройМояСемья хэштегы белән язма урнаштырыгыз.

#МойГеройМояСемья 
#МинемГеройМинемГаилә
#БесмертныйПолкТатарстана

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса