Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Себер кызы Людмила

Җиңү көне - халыкара бәйрәм.

Әлеге тантана иң беренче чиратта һәлак булганнар, сугыш батырлары һәм тыл ветераннары алдында хөрмәтебезне белдерү мөмкинлеге. 

Бөек Ватан сугышында һәм тыныч тормышта данлы юл узган фидакарьләр Әлмәтнең горурлыгы булып торалар. Шуларның берсе - Людмила Даниловна Березова. Быел март аенда ветеран үзенең 103 яшьлек туган көнен билгеләп узды. Ул тумышы белән алтын приискалары белән дан тоткан Байкал аръягыннан, Чита өлкәсеннән. Мәктәпне тәмамлаганнан соң геологик-разведка идарәсендә эшли башлый. Бөек Ватан сугышы башлангач фронтка китә. Радио белән эш итәргә, мылтыктан атарга өйрәнә, ныклы физик әзерлек уза. 

- Безгә, кызларга, ул вакытта иң авыры озын чәчләребезне кыска итеп кистерү яки бөтенләй кырдырып ату иде. Әй, елап та куйдык инде. Тик аннан соң үзебезгә шулай уңайрак булуын төшендек. Әле безгә ир-ат киемнәре кияргә туры килде бит. Соңыннан күнектек инде. Әзерлек курсларын узгач, Ерак Көнчыгыштагы хәрби аэродромда хезмәт итәргә җибәрделәр. Биредә алай хәрби хәрәкәтләр күзәтелмәсә дә, төнге вакытта японнар үтеп кергәләгәне булды. Германиянең капитуляциясеннән соң, совет гаскәрләрен Ерак Көнчыгышка ташлый башладылар. Диңгез пехотасы, башка күп кенә формированиеләр һава транспорты белән китерелде. Без, радистлар, «боинглар»ның, «бостон»нарның очышларын күзәтеп, диспетчерлар булып алып бара идек. Алга таба безнең аэродромны Манчжуриягә, фронтка якынайттылар. Үземнең булачак ирем - штурман Василий белән дә шушында таныштым. Япониянең капитуляциясеннән соң безнең аэродромны инде Союзга - Иркутскига якынрак күчерделәр, - дип искә ала Людмила Березова. 

Шул рәвешле хәрби аэродромда радист булып Людмила 4 ел да 2 ай һәм 17 көн хезмәт итә. Людмила Даниловна II дәрәҗә Ватан сугышы ордены, «Японияне җиңгән өчен» медале, ә тыныч вакытта күпсанлы Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатлары белән бүләкләнә. Тормыш иптәше Василий Гаврилович белән бергә аларга еш кына күченеп йөрергә туры килә. Соңыннан гаилә башлыгы демобилизацияләнгәннән соң, алар ике бала белән бергә Әлмәткә килеп төпләнәләр. Людмила Даниловна биредә «Елховнефть» идарәсендә эшли башлый һәм шушы оешмада хезмәт куеп, лаеклы ялга чыга. 

Людмила Даниловна тормыш иптәше белән бергә ике бала тәрбияләп үстергән. Аларның онык-оныкчалары да бар. Ветеранның озын гомерле булуының сере билгеле - ул гомере буе ачык күңелле, актив яшәү рәвеше алып барган кеше. 

- Озын гомерле булуымның әллә нинди сере юк, мин Себер кызы, һәрвакыт тормышны яратып, яңа туган көнгә куанып яшим, - ди фронтовик үзе. Людмила Даниловнаны якынлашып килүче Җиңү көне белән кайнар котлыйбыз һәм ветеранга чын йөрәктән бәхет, сәламәтлек, тыныч тормыш теләп калабыз. 

#МойГеройМояСемья  #МинемГеройМинемГаилә #нашБессмертныйполк

⚡22 апрельдән 9 майга кадәр Бөек Җиңүнең 79 еллыгы һәм Гаилә елы уңаеннан, #МойГеройМояСемья акциясе уза. Флешмоб икенче ел рәттән "Үлемсез полк" онлайн-йөрешенә өстәмә буларак үткәрелә.

⚡Әлмәт районында яшәүчеләрне дә социаль челтәрләрдәге үз сәхифәләрендә онлайн-акциядә катнашырга чакырабыз.

⚡Героегыз турында үзегезнең ВКонтакте сәхифәсендә #МойГеройМояСемья хэштегы белән язма урнаштырыгыз.

#МойГеройМояСемья 
#МинемГеройМинемГаилә
#БесмертныйПолкТатарстана

Резеда Исмәгыйлева
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса