Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Чын геройлык үрнәге

Бөек Җиңү көнен якынайтуда хатын-кызлар үзләреннән зур өлеш керткән.

Сугыш чорында аларның нәфис куллары корал тотты, юка иңбашлары күтәрә алмаслык йөкләр күтәрде. Кызганыч, аларның инде күбесе арабызда юк. Исәннәрнең, бүген булса да, һәрберсенең исемен белергә һәм аларга ихтирамыбызны, рәхмәт хисләребезне белдерергә тиешбез. Әлмәттә гомер кичерүче Минниса Мифтах кызы Сабирова шул фидакарьләрнең берсе. Быел 22 майда сугыш ветераны үзенең туган көнен билгеләп узачак - аңа 99 яшь тула. Минниса апа Әлмәттә 1990 елдан бирле гомер кичерә. Тумышы белән Бөгелмә районы Карабаш бистәсеннән. Сигез классны тәмамлагач та счетовод булып эшли башлый. 1943 елны сугышка китә. Көнбатыш фронтта 22 нче батальонның 8 нче төзелеш бригадасында хезмәт итә. Күпмедер вакыттан соң аларның батальонын Иркутск өлкәсе Слюданск станциясенә күчерәләр. Минниса Мифтах кызы 1945 елга кадәр икенче Белоруссия фронты бәрелешләрендә катнаша. Күрсәткән батырлыклары өчен икенче дәрәҗә Ватан сугышы ордены һәм «Германияне җиңгән өчен» медале белән бүләкләнә. Туган якларына әйләнеп кайткач кыз хисапчы курсларын тәмамлый, аннан үз һөнәре буенча эшли, озак еллар район кулланучылар берләшмәсендә ревизор булып хезмәт куя, автобазада диспетчер да була.

Хатын-кыз үзенең табигате белән җирдә тормышны дәвам итәр өчен яратылган илаһи зат. Әбиләребез, әниләребез, апаларыбыз киләчәкне, гомумән кешелек дөньясын саклап калу өчен үзләрендә көч табып, яу  кырларында геройлык үрнәкләре күрсәттеләр. Аларның исемнәре һәм кылган батырлыклары безнең күңелләрдә мәңге сакланыр. 

Резеда Исмәгыйлева

 

#МойГеройМояСемья  #МинемГеройМинемГаилә #нашБессмертныйполк

⚡22 апрельдән 9 майга кадәр Бөек Җиңүнең 79 еллыгы һәм Гаилә елы уңаеннан, #МойГеройМояСемья акциясе уза. Флешмоб икенче ел рәттән "Үлемсез полк" онлайн-йөрешенә өстәмә буларак үткәрелә.

⚡Әлмәт районында яшәүчеләрне дә социаль челтәрләрдәге үз сәхифәләрендә онлайн-акциядә катнашырга чакырабыз.

⚡Героегыз турында үзегезнең ВКонтакте сәхифәсендә #МойГеройМояСемья хэштегы белән язма урнаштырыгыз.

#МойГеройМояСемья 
#МинемГеройМинемГаилә
#БесмертныйПолкТатарстана

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса