Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәт районы башлыгының Җиңү көне белән котлавы

Кадерле ветераннар, тыл хезмәтчәннәре, сугыш чоры балалары! Хөрмәтле Әлмәт районында яшәүчеләр!

Сезне Бөек Ватан сугышында Җиңү көненең 79 еллыгы белән чын күңелдән тәбрик итәм!

Май ае башында халкыбыз өчен иң кыйммәтле һәм иң дулкынландыргыч бәйрәм - миллионлаган кешеләрнең күз яшьләре һәм шатлык бәйрәме билгеләп үтелә. Бу - дөнья күләмендәге золымны Җиңү көне, бөтен Җир шарын каплап алган сугышта, һәм нәкъ менә безнең әтиләребез, бабаларыбыз, аларның аталары иң югары бәя - гомерләре белән түләп, хәлиткеч роль уйнарга дучар булган сугышта Җиңү көне.

Бөек Ватан сугышында Җиңүдән безне 79 ел аерып тора, әмма аның турындагы якты истәлек һәм Җиңүнең әһәмияте, илебезне саклаган буын өчен, Ватанга карусыз хезмәт итү үрнәге булган кешеләр өчен ихлас горурлык вакыт кысаларына буйсынмый һәм ул һәрвакытта да безнең йөрәкләрдә изге ядкарь булып саклана.

Гомерләрен аямыйча фронтта һәм тылда Ватанны саклаган, безнең азатлыгыбызны һәм бәйсезлегебезне яклап тиңдәшсез батырлыклар кылган кешеләр алдында тирән хөрмәт белән баш иябез! Җирдә тынычлык һәм иминлек, якты киләчәк хакына үз гомерләрен биргән батырларны мәңге онытмабыз! Өлкән буын тарафыннан кылынган хәрби һәм хезмәт батырлыкларына лаек булырга тырышыйк! Һәм 1945 елда яуланган иң кыйммәтле әйберне - тынычлыкны, азатлыкны, бөек илебезнең бәйсезлеген саклап калыйк!

Бүген безнең хәрби хезмәткәрләр, Россия бәйсезлеген яклап, үзләренең каһарман бабалары һәм аннан да алдагы буын вәкилләре юлыннан баралар. Батырлык һәм фидакарьлек белән, адым арты адым ясап, солдатларыбыз алларына куелган максатларга ирешәләр. 1945 елда фашизмны ничек җиңсәләр, бүген дә нацизмны шулай ук җиңәчәкбез! Ватаныбызның матур киләчәге хакына үз гомерләрен биргән сугышчыларның якты истәлеге алдында баш иябез. Чын күңелдән безнең хәрбиләргә махсус операцияне уңышлы тәмамлап, сәламәт һәм исән-имин булып, үз гаиләләренә кайтуларын телим!

Барлык әлмәтлеләргә тыныч һәм имин тормыш, ныклы сәламәтлек һәм озын гомер телим! Бөек Җиңү көне белән!

Әлмәт муниципаль районы башлыгы Тимур Нагуманов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса