Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Космонавтлар – якын дусларыбыз

1961 елның 12 апрелендә дөньяда беренче мәртәбә бортына кеше утырткан “Восток” космик корабле орбитага чыгып, җир шарын 108 минут эчендә әйләнде.

Галәмнең очсыз-кырыйсыз киңлекләрен  беренче булып   очучы-космонавт Юрий Гагарин күрде. Шуңа да аны “Галәм пионеры “ дип атадылар. Кешелекнең гасырлар буена килгән хыялы тормышка ашуга быел төп-төгәл 63 ел тула. 

Нефтьчеләр башкаласы белән космонавтлар арасында дуслык җепләре 2011 елда бәйләнгән иде. Ул вакытта шәһәр һәм район җитәкчеләре чакыруы буенча беренче тапкыр Әлмәткә Советлар Союзы Герое, очучы-космонавт Александр Баландин һәм Россия Герое, космонавт Сәлиҗан Шәрипов килделәр. Алар беренче тапкыр кешенең галәмгә очуына 50 ел тулуга багышланган чараларда катнаштылар. Космик кунаклар күп кенә уку йортларында булып, укучыларга, студентларга космонавтлар тормышы, көнкүреше турында кызыклы мәгълүмат ирештергән иде. Шул килүдә муниципалитет җитәкчеләре үтенече белән космонавтлар халыкара космик станциягә “Татнефть” компаниясе флагын һәм кара алтын тамчысын да алып менделәр. 

Космонавтлар - Россия Геройлары Алексей Овчининны һәм Антон Шкаплеровны исә Әлмәт белән шулай ук  җылы дустанә  мөнәсәбәтләр бәйли. Данлыклы космонавтлар калабызның һәрдаим көтеп алынган кунаклары. Россия космонавты Алексей Овчинин “Әлмәт таңнары” газетасы аша шәһәрдә һәм районда яшәүчеләрнең барысына да кайнар сәламнәрен юллап,  татарча шигырь дә укыганы бар. Күпләр хәтерлидер, космоста шагыйрә Клара Булатованың да шигырьләре  яңгыраган иде. 

Күпләр хәтерлидер әле - 2014 елда Әлмәт флагы МКС бортында 169 тәүлек сәяхәт итте. 2015 елда космоста булган су капсуласы "Мирас" бассейны нигезенә салынды. Алай гына да түгел, Әлмәттә җитештерелгән оекбашларны хәзер космонавтлар кия. Шәһәрдәге фабрика аларны бәйләр өчен патент та алган иде. Башта тәҗрибә рәвешендә ясалган партияне сынап карадылар. Галәмгә очкан космонавтлар -  Антон Шкаплеров, Олег Артемьев, Александр Скворцовлар алардан канәгать  калган иде. 

Галәмгә очу - гаять күп белем, сабырлык һәм тән саулыгы таләп итә торган чиксез авыр хезмәт. Космонавтларга хәерле сәфәрләр теләп калабыз. Дусларыбыз белән кабат исән-сау Әлмәттә күрешергә язсын.

 

Резеда Исмәгыйлева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса