Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

200 якын әлмәтле армиягә китәчәк

1 апрельдән хәрби хезмәткә язгы чакырылыш башланды. Ул 15 июльгә кадәр дәвам итәчәк.

Әлеге чор дәвамында  200 гә якын әлмәтле армия сафларын тулыландырачак. Армиягә китүчеләр махсус хәрби операциядә катнашмаячак, аларның һәммәсе Россиядә урнашкан хәрби частьларга җибәреләчәк, дип ышандыралар.  Армия сафларында хезмәт итү срогы тәмамланганнан соң барлык егетләр дә өйләренә вакытында әйләнеп кайтачак, диделәр хәрби комиссариатта. 

Агымдагы елның 1 гыйнварыннан гамәлгә кергән «Хәрби бурыч һәм хәрби хезмәт турында»гы  Федераль закон нигезендә армиягә алыну яше 27дән 30 яшькә кадәр арттырылды.  Әлмәт җирлегендә эшләп килүче чакырылыш комиссиясе егетләрне үзләренә ихтыяҗдан, сәламәтлеге, белеме, хәрби-учет белгечлеге буенча әзерлеге һәм психологик халәтеннән чыгып, теге яки бу төр гаскәргә җибәрү турында карар кабул итә. Әлбәттә, егетләрнең  үзләренең теләге дә исәпкә алына. Балалы, әти-әнисе авыру яки өлкән яшьтә булган егетләр, хәрби хезмәткә чакыру нормалары чигендә, үзләренең яшәү урыны тирәсендәге хәрби частьларга җибәрелә. Фәнни роталар вәкилләре быел февраль аеннан мартка кадәр республика вузларында 15кә якын кешене сайлап алган, алар арасында әлмәтлеләр юк. Хәрби комиссариат хәбәр иткәнчә, быел да, алдагы еллардагы кебек үк, хәрби частьлар белән шефлык элемтәләрен ныгыту, аларны яшьләр белән тулыландыру эшен дәвам ителәчәк. Әлмәт егетләре Самара өлкәсендә урнашкан шефлыкка алынган ике төп хәрби частькә хезмәт итәргә китә. Шулай ук Президент полкына һәм берничә башка хәрби частьләргә китүчеләр дә бар. Әлмәт шәһәре  һәм районы комиссары  Ришат Сабиров авыл җирлекләре башлыкларын, уку йортлары һәм предприятиеләр җитәкчеләрен хәрби хезмәткә чакыру кампаниясенә ярдәм итүне дәвам итәргә чакырды.

Тулырак мәгълүмат белән Татарстан Республикасы интернет-порталының рәсми сайтында «Военный комиссариат Республики Татарстан» дигән бүлектә танышырга мөмкин. Биредә 1 апрельдән 15 июльгә кадәр «Кайнар линия» эшли башлады.  Анда мөрәҗәгатьләрне эш көннәрендә 9.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр кабул итәләр.

Резеда Исмәгыйлева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса