Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Җәмгыять

Алабуга һәм Түбән Кама предприятиеләренә дроннар һөҗүме ясалган

Алабугада зыян күрүчеләр бар.

Бүген, 2 апрельдә, Алабуга һәм Түбән Кама предприятиеләренә БПЛА (пилотсыз очу аппаратлары) һөҗүме ясалды. Бу хакта ТР Рәисенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Җитди җимерекләр юк, предприятиеләрнең технологик процессы бозылмаган. Алабугада, кызганычка каршы, бинаның җимерелүе нәтиҗәсендә зыян күрүчеләр бар. Аларга барлык кирәкле ярдәм күрсәтелә.

Барлык хезмәтләр дә югары әзерлектә. Хәбәрдә билгеләп үтелгәнчә, хәзер һәркемгә тынычлык саклау һәм бу җинаятьне кылган кешеләр аңлы рәвештә чәчәргә тырышкан паникага бирелмәү бик мөһим.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса