Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәттә юлларны чокырдан ремонтлый башладылар

Эшкә инде җиде йөз квадрат метр асфальт-бетон киткән.

Әлмәттә юлларны чокырдан ремонтлауга керештеләр. Балакина, Бигәш, Киров, Тимирязев, Урсалыдагы Беренче Май һәм башка урамнарда асфальт җимерелгән һәм зур чокырлар барлыкка килгән. Эшкә инде җиде йөз квадрат метр асфальт-бетон киткән. Мондый юл ямаулары бер сезонга җитәргә тиеш. Юлчылар әйтүенчә, бу төп асфальтның торышына бәйле. Иң проблемалысы дип Зифа Балакина урамын атадылар.

"Чокырлар безнең климат, һава шартлары белән бәйле рәвештә барлыкка килә. Шулай да, бу җимереклек. Төнлә туң, көндез эри. Ремонтланган урыннар бер сезонга җитәргә тиеш", - диде автомобиль юллары идарәсе директорының юл хуҗалыгы буенча урынбасары Илдус Маслахов.

Шулай ук шәһәрдә юл яны территориясен җыештыру үткәрелә. Минус температуралар аркасында кул хезмәте һәм мини-йөкләгеч кулланыла, плюс температураларда махсус щеткалар кулланылачак. Шулай ук хезмәткәрләр тукталыш павильоннарын юалар. Беренчесе Ленин урамы була, урамның кояшлы ягындагы тукталышлар инде юылган. Вакуумлы коммуналь машина ярдәмендә эшлиләр. Шулай ук мәйданчыкларны һәм урналарны, коймаларны  юалар. Пыяла тукталышларны чистарту авыррак-анда юу чаралары кулланыла. Соңгы көннәрдә 12 павильон юылган. Сезон дәвамында,  кабат юачаклар.

"Хәзер инде  кар ныклап эри, кояшлы яклар тулысынча кардан эреп бете. Бездә яшел зоналар чүп-чар, тәмәке төпчекләре белән капланган. Көн саен 7-8 кеше шәһәргә чыга, һәм үзәк урамнарны, паркларны, скверларны шундый чүп-чардан җыештырабыз", - диде шәһәр автомобиль юллар идарәсенең төзекләндерү һәм яшелләндерү участогы начальнигы  Людмила Никитенкова.

 

Фото: Әлмәт районы башлыгы матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса