Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Уңышка ирешү нигезе - тәвәккәллек һәм җаваплылык

Бизнеска хезмәт күрсәтү үзәгенең сәнәгый һәм экологик куркынычсызлык бүлеге начальнигы, шушы көннәрдә ярты гасырлык гомер бәйрәмен билгеләп үтүче Руслан Әхмәтов әнә шулай дип саный.

Кайбер ир-егетләр 50 яшькә җиткәч дөньяга карашларын, гадәтләрен, яшәү рәвешен һәм хәтта һөнәрләрен дә үзгәртә башлыйлар. Руслан Әхмәтов өчен исә бу үр - мөһим вакыйгалар һәм тыгыз эш вакыты, шуңа күрә аның нәрсәнедер үзгәртергә теләге дә, нияте дә юк. Ул бәхетле, чөнки гаилә белән эш арасында алтын урталыкны таба алды, күпләр өчен үрнәк, өлге булып тора.

Бердәм команда булып

Бүген Руслан Рөстәм улы җитәкчелегендәге экологик куркынычсызлык бү-легендә 34 белгеч уңышлы гына хезмәт куя. Бердәм, тату, фикердәшләр командасы энтузиазм белән һәм фидакарьләрчә эшләргә сәләтле. Биредә һәркем үз эшенең мөһимлеген яхшы аңлап, «Татнефть» эшчәнлек алып барган территориядә әйләнә-тирә мохитны сак-лауга һәм экологик вәз-гыятьне яхшыртуга йөз тотып, булган бар көчен һәм мөмкинлекләрне кулланып эшләргә әзер тора.

- Аның бай эш тәҗрибәсе һәм грамоталы җитәкчелек итүе бүлеккә компания эшчәнлек алып барган территориядә табигатьне саклау законнары таләпләрен тайпылышсыз үтәргә һәм әйләнә-тирә мохитны саклау өлкәсендә куелган стратегик максатларга ирешергә мөмкинлек бирә, - дип ышандыра атмосфера һавасын саклау  буенча экологик булышлык төркеме җитәкчесе Надежда Чернова.

Руслан Әхмәтов «Әлмәт-нефть» идарәсенә эшкә 19 яшендә, нефть техникумын тәмамлаганнан соң килә. Нефтьчеләрнең кем икәнен ул балачактан ук белгән. Әтисе, озак еллар шофер булып эшләп, нефть тармагы предприятиеләренә хезмәт күрсәткән. Улына еш кына «әти белән эшкә йөрү» бәхете дә елмайган әле, ул елларда бу мөмкин хәл булган. Шуңа күрә таныш шартларда эшләү яшь операторны һаман саен ныграк үзенә җәлеп итә һәм анда һәр операциянең төбенә кадәр төшенергә теләк уята.

Үзеңне күрсәт һәм үс

Руслан белән эшләргә туры килгән һәркем аның эшкә гаять җитди каравын билгеләп үтмичә калмый. Егетнең тырышлыгын һәм сәләтен бик тиз бәялиләр - Руслан Әхмәтовны катлам басымын саклау цехы (ЦППД) мастеры итеп кү-черәләр. Яшь белгечкә бу үзен күрсәтү өчен искиткеч яхшы мөмкинлек була. Бу вакытта ул инде нефть-газ чыгару идарәсе каршындагы менеджерлар мәктәбен тәмамлый һәм параллель рәвештә нефть институтында белем ала. Руслан Әхмәтовның катлам басымын саклау системасында хезмәт баскычларыннан күтәрелүе әнә шулай башлана.

Өч елдан соң, 2000 елда Руслан Әхмәтовны цехның әйдәп баручы технологы итеп билгелиләр. Тагын өч елдан ул катлам басымын саклау һәм катламнарның нефть бирүчәнлеген арттыру буенча технологик бүлек начальнигы урынбасары була. Ә инде чираттагы үсеш            баскычы буларак, 2006 елда шушы бүлекнең начальнигы итеп билгеләнә. Бик тиздән Руслан Әхмәтовка «Татнефть»нең Инженерлык үзәгенә күчәргә тәкъдим итәләр. Анда аңа нәтиҗәле чишелешләр табу һәм аларны производствога кертүгә баш-аягы белән чумарга туры килә. Шул ук вакытта күп кенә техник терминнар белән хатлар язуны үзләштерү, тикшеренүләр буенча отчетлар төзү аннан материалны логик эзлеклелек белән, төгәл формалаштыруны таләп итә.

Аның турыдан-туры катнашы белән катлам басымын саклауда күләмле йогынты ясаучы насос-лар эшли башлый, бер үк вакытта аерым кудыру технологияләре һәм ул вакыт өчен әһәмиятле булган башка күп кенә проектлар гамәлгә кертелә.

«Әлмәтнефть» идарәсенең производство буенча идарә начальнигы урынбасары Андрей Кузьмин Руслан Әхмәтов белән 1993 елдан бирле бергә эшли. Аны бик җаваплы кеше, универсаль хезмәткәр һәм чын менеджер дип саный.
- Җитәкчелек  үзенә ышанып тапшырган теләсә кайсы эш урынында, хәтта чикләнгән ресурслар шартларында да, ул грамоталы планлаштыру, эшләрне төгәл оештыру һәм алга куелган максатларга ирешү осталыгы белән аерылып тора, - дигән фикерен җиткерә ул.

Бүләк - тырышлыгы өчен

Руслан Әхмәтовның намуслы хезмәте һәм ирешкән уңышлары «Иң яхшы яшь ИТР» һәм «НГДУның мактаулы нефтьчесе» исемнәре, «Өч миллиард тонна Татарстан нефтен чыгару уңаеннан» истәлекле медале, күпсанлы Рәхмәт хатлары һәм Мактау грамоталары белән билгеләп үтелә.
Скважиналарны ремонтлау һәм катламнарның нефть бирүчәнлеген арттыру идарәсе начальнигы Айрат Рахманов Руслан Әхмәтовтагы әдәплелек, ярдәмчеллек, намуслылык һәм үз сүзенә, эшенә һәм үзенә якын булган кешеләргә карата чиксез тугрылык кебек иң асыл сыйфатларны билгеләп үтә.

- Руслан Рөстәм улы үзенең алтын юбилеена хезмәттәшләре, туганнары, якыннары һәм дуслары алдында лаеклы танылу белән, аларның хөрмәт-ихтирамын яулап килде! Руслан Рөстә-мович - искиткеч яхшы дус, үз эшенең чын остасы, ата-анасының кайгыртучан улы, менә дигән гаилә башлыгы һәм балаларына яхшы әти, - дип шәрехли ул.

Руслан Әхмәтов шушы һөнәрне сайлавы белән үзен бик бәхетле дип саный. Ә калганы - үз алдына куелган һәр бурычны үтәргә тырышу һәм бөтен игътибарны шуңа юнәлтү нәтиҗәсе.

- Бик кирәкле вакытта минем белән тәҗрибә уртаклашкан һәм миңа дөрес юнәлеш биргән остазларыма аерым рәхмәтемне белдерәсем килә. Һәм, әл-бәттә, көн саен эш процессында аралаша торган хезмәттәшләремә зур рәхмәт. Аларның эш нәтиҗәлелеге күп яктан безнең уртак уңышыбыз нигезе булып тора, - дип саный ул.

- «Татнефть»нең ике тапкыр экологик рейтинг лидеры булып танылуы белән чиксез горурланам. Россиянең Бөтендөнья кыргый табигать фонды (WWF) аналитиклары углерод чималын чыгару, ташу һәм эшкәртү вакытында экологик хәвефләр белән идарә итү сыйфатын лаеклы бә-яләделәр, - дип билгеләп үтә Руслан Рөстәмович.

Эльмира Царегородцева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса