Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Алинә Заһитова яңа һөнәр үзләштерде

Әлмәткә һәрдаим кунаклар килеп тора.

Әле менә шушы көннәрдә генә дә калабыз фигуралы шуу буенча Олимпия чемпионы Алинә Заһитованы кабул итте. 

Әлмәткә аның беренче килүе түгел. Алинә гомумән нефтьчеләр башкаласын аеруча үз итә, чөнки зур спортка тәүге адымнарын нәкъ менә Әлмәт бозында ясаган спортчы ул. Әтисе - хоккейчы Илназ Заһитовны «Нефтяник» командасы өчен чыгыш ясарга чакыргач, кечкенә Алинә дә аның белән бергә тимераякта шуарга йөри башлый. Булачак чемпионның беренче тренеры Дамира Пичугина була. Ул вакытта ук Алинә үзенең оста һәм нәфис шууы белән остазын сөендерә. 

Алинә Заһитова үзенең спорт өлкәсендәге казанышлары белән генә түгел, татар җанлы булуы, милли традицияләрне, гореф-гадәтләрне хөрмәтләве белән дә аерылып тора. 

Спортчы кызның социаль челтәрдәге аккаунтларын күзәтеп баручылар аның токмачлы аш ашап, «Сарманай» җырын тыңларга яратканын да беләләр. Узган елны Алинә Заһитова Казанда фигуралы шуу буенча үзенең мәктәбен ачарга ниятләве турында да хәбәр иткән иде. Тренерлык эшен башлап җибәрүдә үзенә төрле яклап ярдәм күрсәткәне өчен Татарстан Республикасы җитәкчелегенә чиксез рәхмәтен җиткерде. Әлеге мәктәпне төзү эшләре инде быел җәй көне башланып китәчәк икән.
 
Алинә Заһитова Әлмәткә төрле чараларда катнашырга еш килгәләп торса да, калабызның бренды булган нефть һәм бораулау скважиналарының ни рәвешле эшләве белән таныш булмаган икән әле. Шуңа күрә дә иң беренче эш итеп аңа скважиналар буйлап экскурсия оештырганнар. 

- Мин Әлмәткә яңа һөнәр үзләштерү максаты белән килдем. Ничек уйлыйсыз, нинди? - дип сорый Олимпия чемпионы үзенең телеграм-каналына язылучылардан. Шунда ук җавабын да бирә. 

- Мин үзләштергән һөнәремне ачам. Ул миңа авыр бирелә, чөнки бораулау көчле ир-атлар эше, кызларга урын юк монда. Алай да егетләрнең ничек эшләвен карарга килдем. Чын ирләр эшли биредә, - ди Алинә Заһитова, вышкага ишарәләп. 

Спортчы Югары нефть мәктәбенең фәнни-белем үзәгендә дә була. Биолабораториядә үсемлекне туклыклы мохитка клонлаштыру процессын да башкарып чыга. Аннан соң «Нефтяник» хоккей командасы уенында җанатар буларак катнаша. 

Алинә Заһитова Әлмәттәге уңай үзгәрешләрне күрү һәрвакыт куанычлы булуын белдерә, тиздән кабат очрашырга вәгъдә бирә. 

Резеда Исмәгыйлева
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса