Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәттә шәһәр сусаклагычы янында кафе, прокат пункты, ял итү зоналары барлыкка киләчәк

2024 елда төзекләндерү буенча икенче чират узачак.

Әлмәттә «Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру» федераль проекты буенча якын арада шәһәр сусаклагычы территориясенең икенче чиратын төзекләндерү эшләре башланачак. Бу хакта район башлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Исегезгә төшерәбез, төзекләндерү 2023 елда башланды. Ул вакытта территориядә пирслар, йөрү юллары, күпер астында ял итү зоналары оештырылды. 2024 елда сусаклагыч янында кафе, прокат пункты, балалар мәйданчыгы, ял итү зоналары һәм яшелләндерү барлыкка киләчәк.

Фото: Әлмәт районы башлыгы матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса