Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

«Татнефть»тә эшләвем белән горурланам»

«Әлмәтнефть» идарәсенең 3 нче нефть һәм газ чыгару цехыннан нефть һәм газ чыгару буенча оператор Резеда Нәбиуллина 30 ел инде нефть тармагында хезмәт куя.

Яшь чагында шушы өлкәдә эшләргә карар итүем бик дөрес булып чыкты, дип саный ул.

«Радиоприбор» заводында эшләп, техник-технолог профиле буенча техникумда белем алганнан соң, безнең героиня үзен нефть өлкәсендә сынап карарга тели.

«Нефть һәм газ чыгару буенча операторлар гадәттә ир-атларга тиеш дип саналган катлаулы эшне башкаралар. Чөнки сальникларны тутыру, эшермәләр белән идарә итү һәм обход ясау өчен шактый күп көч кирәк. Мин идарәгә өч дистә ел элек килдем һәм һаман да эшлим. Димәк, алга куелган бурычларны үти алам дип уйлыйм», - дип сөйли әңгәмәдәшебез, елмаеп.

Ул обходларны ничек ясаганын искә ала: бер кулында алынган пробалар, ә икенче кулында буяу салынган банка була. Биремнәр күп, барысын да эшләп өлгерергә кирәк. Резеда Нәбиуллина һәрвакыт максатка омтылучан һәм җаваплы була, барлык бурычларны сыйфатлы итеп һәм вакытында үтәргә тырыша. Үз үрнәге белән ул хатын-кызларның теләсә нинди, шул исәптән «ирләр» вазифаларын да уңышлы үти һәм яхшы нәтиҗәләргә ирешә алуларын исбатлый.

Хәзер Резеда дожимлы насос станциясендә хезмәт куя. Биредә эш-мәшәкатьләр күп: күрсәткечләрне контрольдә тотарга, объектта  чисталык һәм тәртип сакларга кирәк. «Әлмәтнефть» идарәсендә эшләгән елларында әңгәмәдәшебез үзен төрле вазифаларда сынап карарга өлгергән - ЭВМ операторы, диспетчер, товарный операторы булган.

Предприятиедә үзенең хезмәт юлы Валентина Янаева, Ляля Кочемасова, Виктор Журавлев кебек игътибарлы остазлары ярдәмендә мөмкин булуын таный ул. Алар үз үрнәкләре белән Резеданы эшкә рухландырганнар һәм профессиональ яктан үсәргә ярдәм иткәннәр.

«Татнефть» кебек саллы һәм эре оешмада эшләү бәхете насыйп булды миңа, дип саный Резеда Габделхак кызы. Аның сүзләренчә, Компания төбәкне үстерүдә актив катнаша, яшьләргә потенциалларын ачу өчен зур мөмкинлекләр бирә. «Компаниянең Әлмәтне, республиканың көньяк-көнчыгышындагы башка шәһәрләрне һәм бистәләрне үстерүе һәм яңартуы, балаларыбызга яңа мөмкинлекләр ачуы бик күркәм гамәл», - дип ассызыклый әңгәмәдәшебез.

Розалия Галиуллина, 
Эльмира Царегородцева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса