Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәттә соңгы тәүлектә 7 мең тонна кар чыгарылды

Барлык коммуналь хезмәтләр югары әзерлек режимына һәм тәүлек әйләнәсе эшләү режимына күчерелгән.

Көндез һәм төнлә шәһәр урамнарында шәһәрнең автомобль юллары идарәсе һәм идарәче компанияләр хезмәткәрләре эшли. Кар яву нәтиҗәләрен бетерү өчен шәһәр урамнарында 66 берәмлек техника, моннан тыш 63 кеше җәлеп ителгән.

Соңгы тәүлектә 7 мең тоннага якын кар чыгарылды.

Шәһәр халкын коммуналь хезмәтләр эшенә аңлап карарга һәм юлларда сак булырга чакырабыз, дип хәбәр итә әлмәт районы башлыгы матбугат хезмәте.

 

 

Фото: Әлмәт районы башлыгы матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса