Хөрмәтле укучыларыбыз, газета сөючеләр!
Бәхет-шатлыклары, борчу-мәшәкатьләре, хезмәт уңышлары, вакыт-вакыт киеренкелеге, искә ала торган вакыйгалары, куанычлары, күңел дәртен биреп башкарган эшләре белән тагын бер ел тарихка кереп калачак.
Күңелләрдә әле узып ба-ручы елның якты хати-рәләре, онытылмас җылы истәлекләре, табышлар, югалтулар...
Яңа ел бусагасында тор-ганда һәркем дулкынлана, үткәннәренә нәтиҗә ясый, киләчәккә зур өметләр баглап, яңа планнар кора.
Узып баручы елда сез безнең белән, без сезнең белән янәшә атладык. Безнең газетабызны ал-дырып укып баруыгыз, киңәшләрегез, кызык-лы фикерләрегез, язмала-рыгыз өчен рәхмәт сезгә. Киләсе елда да бергә булып, бердәм булып, газетабызны яшәртеп, яшәтеп, тагын да кызыклырак итеп сезгә җиткерәбез!
Яңа ел якынлаша, бер кичкә генә булса да тормыш мә-шәкатьләрен онытып бәйрәм итик.
Хөрмәтле укучыларыбыз! Сезнең барыгызны да ихлас күңелдән 2024 ел белән котлыйм. Бу ел илебезгә иминлек, барыбызга да саулык-сәламәтлек, куанычлар, бәрәкәт алып килсен. Гаиләләребез тигез булсын, сабыйларыбыз дөньяга үз бәхетләре белән тусыннар. Яңа ел яңа кавышулар, тән сихәтлеге, күңел күтәренкелеге, хезмәт дәрте алып килсен. Шатлык-куанычлар белән яшәргә насыйп булсын.
Яңа ел бит ул могҗиза, Яңа ел - тылсым. Яңа елда һәр кылган эш бәхеткә булсын! Карлар белән бергә җанга ак өмет иңсен. Яңа елда бар җиһан тынычлыкка төренсен!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа