Авылларга - яңа автобуслар
Яңа ел алдыннан бүләкләр тапшыру үзенә күрә бер матур традиция булып тора. Республикабыз җитәкчелеге тарафыннан ясалган бүләк булса, ул кәефне икеләтә күтәрә.
Яңа ел алдыннан бүләкләр тапшыру үзенә күрә бер матур традиция булып тора. Республикабыз җитәкчелеге тарафыннан ясалган бүләк булса, ул кәефне икеләтә күтәрә.
2024 елга санаулы көннәр калып барганда Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановтан Әлмәткә 7 өр-яңа Газель Next машиналары кайтып төшүе үзенә күрә бик куанычлы вакыйга булды дисәм, һич ялгыш булмас. Яшерен-батырын түгел, Әлмәттә транспорт мәсьәләсе һәрдаим проблемалы булды. Яңа автобуслар кайтуы турындагы хәбәрне аеруча авыл кешеләре бик куанып кабул иттеләр, чөнки Газель автобусларының җидесе дә район пассажирларына хезмәт күрсәтәчәк, маршрутлар Новоникольск, Колшәрип, Васильевка, Югары Мактама, Миңлебай станциясе, Бута, Кузайкино, Борискино, Березовка, Ерсубайкино, Бишмунча, Кама-Исмәгыйль, Яңа Нәдер авыллары буйлап узачак. «Газель NEXT» A65R35 автобусына 16 пассажир сыя, иң мөһиме - физик мөмкинлекләре чикләнгәннәр өчен дә салонда бар уңайлыклар да тудырылган.
Әлбәттә, яңа транспортлы булу бер нәрсә, аны карап, ремонтлап тору аеруча зур чыгымнар һәм мөмкинлекләр сорый бит әле. Бу юлы да әлеге пассажир транспортын АПОПАТ җәмгыяте үз канат астына алды. Машина ачкычларын тантаналы тапшыру чарасында Тимур Нагуманов шәхсән үзе катнашты. Ул җәмәгать транспортының әлмәтлеләр өчен бик соралган булуын билгеләп узды. Соңгы ике елда гына да Әлмәт җирлегенә 45 берәмлек яңа техника кайтканлыгын да хәбәр итте. Әлбәттә, бу күп, ләкин никтер һаман җитми.
Алга таба шәһәр эчендә хәрәкәт итүче троллейбус һәм автобусларның да халыкка хезмәт күрсәтү сыйфаты уңай якка үзгәрер дип өметләнергә генә кала.
Резеда Исмәгыйлева
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа