Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Төп бурыч - әлмәтлеләрнең тормышын яхшырту

27 декабрьдә Әлмәт муниципаль районы башлыгы Тимур Нагуманов йомгаклау матбугат конференциясе үткәрде.

Яңа гына ачылган «Креатив процесслар фабрикасы» яшьләр үзәгендә узган әлеге чарада шәһәр һәм төбәк массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре   катнашты.

Һәр елдагыча, матбугат конференциясендә узып баручы елга йомгак ясалды, киләчәккә планнар бил-геләнде. Район башлыгы Тимур Нагуманов үз чыгышында кискен мәсьәләләрне күтәрде, кызыклы гына нә-тиҗәләрне шәрехләде.
- Иң төп бурыч - Әлмәтне үстерү, инфраструктураны ныгыту һәм әлмәтлеләрнең тормыш сыйфатын мөмкин булганча яхшыртырга тырышу, - дип, үз алдына куйган бурычны ассызыклап билгеләп үтте район башлыгы.

Матбугат конференция-сендә Тимур Нагуманов шулай ук шәһәрдә триатлон үзәге ачарга җыенуларын хәбәр итте. Җитәкче үзәкнең концепциясенә заказ би-релгәне һәм эшне Россия конструкторлык бюро-ларының берсе башкаруы турында сөйләде.

- 2024 ел дәвамында проектлау һәм финанслау чыганакларын эзләү белән шөгыльләнәчәкбез, - дип төгәлләде сүзен Тимур Нагуманов. Ул ассызыклаганча, объект катлаулы, чөнки төп корылмалардан тыш, биредә профессиональ велотрасса ясау да күздә тотыла.
ӘМР башлыгы матбугат хезмәте
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса