Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Бәйрәм җылысын алар да тойсыннар

Махсус хәрби операция зонасындагы якташларыбызга гуманитар ярдәм җыю эше дәвам итә.

22 декабрьдә «Үзебез-некеләрне ташламыйбыз» штабы волонтерлары социаль челтәрләрдә 1234 нче полк хәрбиләре өчен газ баллоннары, окоп шәмнәре, тыгыз пленка, җылы перчаткалар, эчке киемнәр, оекбашлар, автономияле җылыткычлар, мичләр, медикаментлар, мас-кировка челтәрләре кирәклеге турында хәбәр салганнар иде. 

Бу кирәк-яракларны җыеп-туплап җибәрү өчен ике атна вакыт бирелгәнлеге дә мәгълүм булды. Әлеге эшкә барлык әлмәтлеләр дә бердәм булып кушылды. Шушы көн-нәрдә Урсалы микрорайонындагы волонтерлар Алексей һәм Наталья Волновахадагы 430 нчы полкның санчастена җибәрү өчен дип штабка гуманитар посылкалар китереп тапшырдылар. Авыл халкы окоп шәмнәре ясый, перчаткалар, оекбашлар бәйли.


Әлеге изге гамәлгә өл-кән яшьтәгеләр белән бер-рәттән укучылар белән студентларның да бердәм булып кушылуы бик күркәм  күренеш. 

5 нче гимназия каршында ачылган тегү остаханәсендә егермеләп укучы госпитальләрдәге хәрбиләргә пижамалар, урын-җир комплектлары тегү белән мәшгуль. Әлеге эшне мәктәптә рәсем укытучысы Нина Милослова оештырып җибәргән булып чыкты. 

Укучыларның әти-әниләре дә әлеге эштә теләктәшлек күрсәтеп, чимал сатып алырга булышалар икән. Бердәм тырышлык белән остаханәдә 165 урын-җир җәймәсе, 230 мендәр тышы, ике палатка, дүрт накидка әзерләп озатылган.

Кышкы салкыннар башлану белән махсус хәрби операция зонасындагы якташларыбызга җылы кием-салымнар хәстәрләп җибәрү өчен Әлмәт җирлегендә төрле акцияләр дә оештырылды.
 
Декабрь башларында уздырылган «Җылы бүләк» акциясендә исә укучылар һәм аларның әти-әниләре аеруча зур активлык күрсәткән. Яңа ел бәйрәме якынлашкан көннәрдә махсус хәрби операция зонасындагы якташларыбызга татлы бүләкләр, открыткалар да тупланды. Шушы көннәрдә чираттагы гуманитар ярдәм юлга чыгачак. 

Аны илтүчеләрнең хәерле юлларга чыгып, исән-имин әйләнеп кайтуларын телибез. Әлмәтлеләрнең бүләкләре якташларыбызга аз гына булса да бәйрәм ямен, тәмен татырга мөмкинлек бирер һәм солдатларыбызга яңа җиңүләр яуларга көч-куәт бирер дип ышанабыз.

Резеда Исмәгыйлева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса