Әлмәттә фейерверклар рөхсәт ителгән урыннар билгеләнде
Яңа ел бәйрәм чараларының куркынычсызлыгын тәэмин итү максатыннан 2023 елның 25 декабреннән 2024 елның 8 гыйнварына кадәр республикада махсус янгынга каршы режим урнаштырыла.
Ул сәнәгать, транспорт инфраструктурасы, ягулык-энергетика комплексы чикләреннән 500 метр, торак объектлары чикләреннән 30 метр ераклыкта урнашкан территорияләрдә (коммуналь хуҗалык, авыл хуҗалыгы, кешеләр күпләп булган объектлар, автомобиль юллары) пиротехника эшләнмәләрен куллануны тыя.
Әлмәттә гражданнар тарафыннан пиротехника эшләтеп җибәрү өчен түбәндәге мәйданчыклар билгеләнде:
«Юбилейный» Спорт сарае стадионы артында футбол кыры янындагы тукталыш.
Шәһәр күле, бозның калынлыгы 7-10 см булганда.
Әлмәт сусаклагычы, бозның калынлыгы 7-10 см.
Гафиятуллин һәм Әминов урамнары киселешендәге буш урын.
Ленин һәм Әминов урамнары киселешендәге буш урын.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа