Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Легендар якташыбыз белән горурланабыз

Ватан Геройлары көнендә, 9 декабрьдә, Әлмәт картиналар галереясында совет офицеры-артиллеристы, полковник, Бөек Ватан сугышы каһарманы, Әлмәт авылында туган Барый Йосыповның тууына 120 ел тулуга багышланган тантаналы чара узды.

Барый Йосыповның биографиясе аның буыны кешеләреннән әллә ни аерылмый: крестьян гаиләсендә туган, яшьли әтисез калган, әнисенең төп ярдәмчесе булган, бабасы һәм әтисе кебек игенче-икмәк үстерүче булырга хыялланган. Әмма көтмәгәндә искән үзгәрешләр җиле Барыйның да тормышына үз төзәтмәләрен кертә... 1919 елда ул комсомолга керә, ә тиздән аны Казан Кремленә командалык итү курсларына укырга җибәрәләр. Хәрби кеше, артиллерист буларак аның хезмәт юлы әнә шул вакыттан башлана да инде.

Холык-табигатендә булган рухи ныклык, тырышлык, ихтыяр көче бәрабәренә гади авыл малаеннан ул гвардия полковнигы, легендар «катюша»лар командиры дәрәҗәсенә кадәр үсә.
Югары бүләкләр кавалеры, полковник Барый Йосыповның исеме халык хәтерендә мәңге яши. Быел нефтьчеләр башкаласында геройның тууына 120 ел тулу киң билгеләп үтелде. Бөек Җиңүнең 78 еллыгы алдыннан апрель аенда Рус Дәүләт музееннан Әлмәт картиналар галереясына батыр каһарманның бронза бюсты китерелде. Сынны танылган совет скульптор-монументалисты Вера Мухина ясаган. 5 майда «Татнефть», ӘМР башкарма комитеты, шәһәрнең һәм Компаниянең ветераннар советы, Барый Йосыповның туганнары катнашында экспозицияне ачу тантанасы булды.
9 декабрьдә, Ватан Геройлары көнендә әлмәтлеләрнең Барый Йосыповны искә алулары икеләтә әһәмияткә ия. Мондый чаралар үсеп килүче буында Ватанга мәхәббәт, үз илең белән горурлану һәм туган төбәгең тарихына ихтирамлы мөнәсәбәт тәрбияләргә ярдәм итә.
«Ватан Геройлары көнендә без фронтларда сугышкан геройларга гына түгел, ә Социалистик Хезмәт Геройларына да хөрмәт күрсәтәбез. Нәкъ менә алар тылда фидакарь хезмәт куеп, фашист Германиясен җиңүдә гаять зур әһәмияткә ия булган эш башкардылар - Татарстанның зур нефтен чыгардылар, шуның белән Җиңү көнен якынайттылар, - дип билгеләп үтте «Татнефть» профкомы рәисе Рифдар Хамадьяров һәм Барий Йосыповның батырлыгы бүген үсеп килүче буын өчен якты үрнәк булырга тиешлеген ассызыклап билгеләп үтте. - Ике тапкыр Ленин ордены белән бүләкләнгән якташыбызның тууына 120 ел тулу уңаеннан истәлекле чара үткәрү безнең өчен аеруча мәртәбәле. Бу - аның Җиңүгә керткән өлешенә зур бәя. Элек тә, бүген дә безнең якларда шундый каһарманнар тууы белән без бик бәхетле».
«Без барлык геройларыбызны, шул исәптән Бөек Ватан сугышы геройларын да хәтерлибез. Барый Йосыпов - каһарман, аңа тиңләшә, аннан үрнәк ала алабыз. Безнең шәһәрдә хөрмәткә лаек кешеләр күп, без аларны хәтерлибез, хөрмәт итәбез. Яшь буынга Ватаныбыз тарихын онытмауларын, истә тотуларын теләр идем», - дип билгеләп үтте чарада катнашкан Андрей Бочкарев.
Чара ахырында хөрмәтле кунаклар Барый Йосыпов бюстына чәчәкләр салдылар һәм аны бер минут тынлык белән искә алдылар. Легендар «катюша»лар командирының туган җирен саклаганда үз-үзен аямыйча кылган батырлыгы, фидакарьлеге һәрвакытта да аның якташларында горурлык һәм соклану хисләре уятачак.

Гөлназ Гыйззәтуллина
«Нефтяные вести», 49 нчы сан, 14.12.2023 ел

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса