Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Ана капиталын кулланмаган гаиләләр 7,5 % индексация алачак

1 февральдә Социаль фонд әлегә ана капиталыннан файдаланмаган барлык гаиләләргә аның суммасын арттырачак.

Сертификаттагы акчаларның бер өлешен саклап калган ата-аналар да 7,5 % индексация алачак. Кулланылмаган сумма никадәр зуррак булса, индексациядән соң өстәмә шулкадәр югарырак булачак.

Әлегә кадәр сертификат акча-ларын бөтенләй кулланмаган гаиләләрне максималь дәрә-җәдә арту көтә. Алар өчен сумма берьюлы 44 мең сумга артачак. Әгәр икенче балага арттырылган ана капиталы рәсмиләштерелгән һәм шул ук вакытта бернинди чыгымнар да булмаган икән, арту инде 58 мең сум тәшкил итәчәк.

Ана капиталының бер өлешен саклап калган ата-аналар да ике айдан соң индексациягә өметләнә алалар. Әгәр барлык чыгымнардан соң гаиләнең, мәсәлән, 375 мең сумы калган булса, нәкъ менә шушы сумма февраль аенда 7,5 % ка артачак. Нәтиҗәдә гаилә тагын да күбрәк акча - 403 мең сум белән идарә итә алачак.

Тотылмаган ана капиталы турында мәгълүматны ата-аналар дәүләт хезмәтләре порталында карый алалар. Социаль фондның тиешле сервисы акчалар турында актуаль мәгълүматны, гаиләнең әлеге акчаларны программаның гамәлдәге кайсы юнәлешләренә юнәлтә алуын һәрвакыт күреп торырга мөмкинлек бирә.

Исегезгә төшерәбез, аның шартлары буенча ана капиталы елына бер тапкыр факттагы инфляция дәрәҗәсенә индек-сацияләнергә тиеш. Икътисади үсеш министрлыгы фаразлары буенча, ул агымдагы ел ахырына 7,5 % тәшкил итәчәк. 1 февральдән беренче балага ана капиталы күләме 631 мең сумга кадәр диярлек артачак.
Икенче балага арттырылган ана капиталы 833,8 мең сумга кадәр җитәчәк.

СФРның ТР буенча бүлекчәсе контакт-үзәге:  8800-1-000-001.
Клиентлык хезмәтенең кайнар линия телефоны - 074. 
Белешмәләр өчен телефоннар: 32-18-06, 32-18-11.

СФРның ТР буенча бүлекчәсенең Әлмәт районындагы клиентлык хезмәте (бүлек хокукларында) 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса