Хәрбиләр әлмәтлеләргә күрсәтелгән гуманитар ярдәм өчен рәхмәт белдерә
Хәрбиләр видео мөрәҗәгать яздыралар.
Махсус хәрби операция зонасыннан хәрбиләр Әлмәт халкына җибәрелгән гуманитар ярдәм өчен рәхмәт белдерделәр. Видеоны Әлмәт райоы башлыгы Тимур Нагуманов үзенең «Вконтакте» сәхифәсендә урнаштырды.
- Гуманитар ярдәм өчен Әлмәт районы башлыгына, 16 нчы мәктәпкә, «Ассоль», «Мегасети», «Без бергә», «Үзебезнекеләрне ташламыйбыз» штабларына, Рус Акташындагы храмга, барлык битараф булмаган шәһәр һәм район кешеләренә рәхмәт белдерәбез. Барыгызга да рәхмәт! Без бергә!
Әлмәт районы башлыгы да хәрбиләргә ярдәм күрсәтүчеләргә рәхмәт сүзләрен җиткерде.
Әлмәттән махсус операция зонасына 15нче тапкыр гуманитар ярдәм җибәрелгән иде. Хәрбиләргә исемле посылкалар һәм кирәкле әйберләр, җылы кием, гигиена чаралары, азык – төлек, медикаментлар, окоп шәмнәре тапшырылачак.
Фото: скрин видео
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа