Өстәмә сайлауларда Әлмәттә сайлаучыларның 80% тан артыгы катнашты
Сайлаулар республиканың 15 районында узды.
Татарстанның 15 районында муниципаль берәмлекләргә депутатлар сайлаулар узды. Әлмәт районында Бишмунча, Борискино, Мәмәт, Новоникольский һәм Сиренькино авыл җирлекләрендә яшәүчеләр үз тавышларын бирделәр.
Иртәнге җидедән Бишмунча авылы халкы сайлау участогына бер-бер артлы килә. Авылда бер депутат вакансиясе бушап кала. Һәм аңа 4 кандидат дәгъва итә. 13 сәгать эшләгән участокта 95 сайлаучы үз тавышын бирергә тиеш.
830 нчы участок сайлау комиссиясе рәисе Римма Хәлимуллина авыл халкы тавыш биреп, авыл тормышында катнаша дип ышана.
"Үз карашларыңны, үз наказларыңны кемгәдер җиткерергә кирәк бит. Ул үз депутатына җиткерергә тиеш. Ә безнең депутатлар, барлык 7 депутат, җирле әһәмияттәге мәсьәләләрне бергәләп хәл итәргә тиеш",-дип фикер йөртә 830 нчы участок сайлау комиссиясе рәисе Римма Хәлимуллина.
Сайлау участоклары Әлмәт районында Бишмунча, Борискино, Мәмәт, Новоникольский һәм Сиренькино авыл җирлекләрендә эшләде. Җирле депутатларны 20 кандидат арасыннан сайладылар. Әлмәт районында сайлаучылар саны сиксән ярым процент тәшкил итте. Сайлаулар республиканың 15 районында узды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа