Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәтнең төп чыршысы 24 декабрьдә ачылачак

Барлык кышкы чаралар гаилә традицияләрен саклауга багышланачак.

Әлмәтнең төп шәһәр чыршысы 24 декабрьдә Нефтьчеләр мәйданында ачылачак. Бу хакта Әлмәт районы башлыгы Тимур Нагуманов белдерде. Аның сүзләренчә, барлык кышкы чаралар гаилә традицияләрен саклауга багышланган.

Бу көнне шәһәр халкы һәм кунаклары өчен театральләштерелгән һәм интерактив программа оештырыла. Нагуманов 2024 ел РФ Президенты Владимир Путин тарафыннан Гаилә елы дип игълан ителүен искәртте. "Шуңа бәйле рәвештә барлык кышкы чаралар гаилә традицияләрен саклау максатыннан оештырылган. Шуңа күрә бәйрәмгә, әлбәттә, беренче чиратта, балалар белән гаиләләрне көтәбез", - диде район башлыгы.

Моннан тыш, 23 декабрьдә чыршы «Каракүз» скверында ачылачак. Гомумән алганда, Яңа ел программасы 23 декабрьдән 8 гыйнварга кадәр 6 локациядә узачак. Нагуманов әйтүенчә, бу «Каракүз», «Яшьлек» скверлары, Нефтьчеләр мәйданы, компетенцияләр үзәге янындагы мәйдан, «Сәламәтлек» паркы, Түбән Мактама шәһәр тибындагы поселогы.

Әлмәт районы башлыгы шулай ук бу юлы шәһәр урамнарын бизәүнең төп темасы — көнчыгыш әкиятләре һәм төрки халыкларның традицияләре булуын сөйләде. "Ләкин, искәрмә бар. Бу Ленин урамы. Ул рус әкият тематикасында стильләштереләчәк. Бу Россия мәдәнияте һәм сәнгате елына багышлана", - дип сөйләде Нагуманов. 

Барлыгы 16 урын бизәләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса