Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәт предприятиеләре җитәкчеләренә алкоголь сатуны чикләргә киңәш итәләр

Чикләүләр 2023 елның 24 декабреннән 2024 елның 14 гыйнварына кадәр, Яңа ел чараларын үткәргәндә булачак.

Әлмәттә Яңа ел бәйрәм чаралары оештырылуга бәйле рәвештә башкарма комитет карары белән төрле милек формасындагы сәүдә һәм җәмәгать туклануы предприятиеләре җитәкчеләренә чаралар уздыру урыннарында да, аларга якын территорияләрдә дә урыннардан 1000 метр радиуста урнашкан сәүдә һәм җәмәгать туклануы объектларында алкогольле эчемлекләр һәм сыра сатудан тыелырга киңәш ителде.

Бу шәһәр һәм район халкының, оешма, мәгариф, мәдәният, сәламәтлек саклау учреждениеләре җитәкчеләренең һәм үсеп килүче буынның сәламәтлеген саклау, спиртлы эчемлекләр һәм сыра кулланудан баш тартуны пропагандалау, шулай ук халык күпләп җыела торган урыннарда җәмәгать тәртибен саклау максатлары белән бәйле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса