Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Тимур Нагуманов медиаэффективлык рейтингы лидерлары бишлегенә керде

Элегрәк Әлмәт райны башлыгы 28 нче урында иде.

2023 елның өченче кварталында Татарстан министрлыклары, ведомстволары җитәкчеләренең, шәһәр һәм муниципаль район башлыкларының медиаэффективлык лидерлары бишлегенә Әлмәт районы башлыгы Тимур Нагуманов керде. Баштарак ул 28 нче урында тора.

«Промрейтинг» аналитиклары билгеләп үткәнчә, Әлмәт районы  башлыгы әлеге чорны йомгаклау күрсәткечләре буенча ике тапкыр яхшырак үткәргән. Масштаблы вакыйгалар уңай йогынты ясый: нефть саммиты, шәһәр һәм республика Көне, Нефтьчеләр көне, берничә эре объект ачылу.

"Мәдәнияткә аерым игътибар бирелде – бер кварталда өч зур фестивальне хәтта Казан да кабул итмәде. Яз белән чагыштырганда, комментарийларда тискәрелек сизелерлек кимеде, һәм гомумән, тискәре инфоповодлар аз иде", – дип яза белгечләр.

Әлмәт районы төзекләндерү буенча берничә инициатива белән билгеләнде. Шәһәрдә эксперимент буларак «Безнең ишегалды» программасы буенча ак клевер утыртыла башлый. Моннан тыш, Әлмәтнең үз парклар һәм скверлар дирекциясен ачтылар һәм парк-менеджерлар тупладылар.

 Аналитиклар билгеләп үткәнчә, транспорт һәм торак-коммуналь хуҗалыкка карата шикаятьләр икенче квартал белән чагыштырганда азрак булган.

 

Фото: Әлмәт районы башлыгы матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса