Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәт «Радиоприбор» заводының башкарма директоры вафат булды

Нәсих Хәйдәров предприятиегә 50 ел гомерен бирә.

Әлмәт «Радиоприбор» заводының башкарма директоры Нәсих Хәйдәров кинәт вафат булды. Аңа 71 яшь иде. Бу хакта Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.  Ул карьера үсешенең барлык баскычларын үтә, предприятиегә ярты гасыр гомерен бирә.

Заводка ул 1974 елда Казан финанс-икътисад институтын тәмамлаганнан соң «икътисадчы»  белгечлеге буенча нормалаучы булып эшкә керә. Армиядә хезмәт итеп, предприятиегә кайта, анда инженер-технолог, ә аннары бюро начальнигы, ОТИЗ, директор урынбасары вазифасын били. 2017 елдан предприятие белән башкарма директор сыйфатында җитәкчелек итә.

Хәйдәров «Казанның 1000 еллыгы» медале, «Татарстанның атказанган машина төзүчесе» исеме, Ростех медале белән бүләкләнә.

Сәнәгать һәм сәүдә  министры Олег Коробченко кайгы уртаклашты. Ул билгеләп үткәнчә, Хәйдәровны хезмәт сөючәнлеге, максатчанлыгы, предприятие һәм коллектив өчен җаваплылыгы аерып тора:

"Аның өчен чишелмәслек мәсьәләләр булмады. Мондый тугры җитәкченең китүе республиканың радиоэлектрон сәнәгате өчен зур югалту. Министрлык коллективы предприятие хезмәткәрләренең, Нәсих Сәхап улының туганнарының һәм якыннарының тирән кайгысын уртаклаша. Аның турында якты истәлек безнең йөрәкләрдә мәңгегә сакланачак".

Әлмәт районы башлыгы матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, панихида 12 декабрьдә «Нефтьче» мәдәният сараенда 10:00 сәгатьтә узачак.

 

Фото: Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса