Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Путин Татарстанның дүрт кешесен дәүләт бүләкләре һәм Рәхмәт хатлары белән билгеләп үтте

Бүләкләү турында боерык һәм указ бүген хокукый мәгълүмат порталында чыкты.

Россия Президенты Владимир Путин Татарстанның дүрт кешесен билгеләп үтте.

«Төзелеш өлкәсендәге казанышлары һәм күпьеллык намуслы эше өчен „Россия Федерациясенең атказанган төзүчесе» дигән мактаулы исемне Мостафаев Бәһрам Талыйб улына — «Күпер төзү идарәсе» ҖЧҖ генераль директорына бирергә», — диелә указда.

Моннан тыш, ирешкән хезмәт уңышлары һәм күпьеллык намуслы эше өчен I дәрәҗә «Ватан алдындагы казанышлары өчен» ордены медале белән Николай Журов — «АК БАРС» акционерлык коммерция банкының иминлек департаменты директоры урынбасары бүләкләнде.

Шулай ук дәүләт башлыгы Шашин исемендәге «Татнефть» ГАҖнең ике хезмәткәренә рәхмәт белдерде. Алар — идарә башлыгы урынбасары Рамил Габдрахманов һәм төзелеш проектларын гамәлгә ашыру идарәсе инженеры Елена Белова.

«Ирешкән хезмәт уңышлары һәм күпьеллык намуслы эше өчен», — диелгән боерыкта.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса