Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәттә Бөтендөнья СПИДка каршы көрәш көненә багышланган чаралар дәвам итә

Әлмәттә Бөтендөнья СПИДка каршы көрәш көненә багышланган акцияләр дәвам итә.

Ел саен 1 декабрьдә Бөтендөнья СПИДка каршы көрәш көне билгеләп үтелә. Ноябрь уртасыннан башлап, Әлмәт муниципаль районында бөтендөнья СПИДка каршы көрәш көненә багышланган ункөнлек кысаларында чаралар уздырылды.

ВИЧ-инфекция таралу буенча Әлмәт районы Татарстан Республикасында 3 нче урында тора. Иң күп ВИЧ-инфекция 30-50 яшь диапазонында теркәлә, соңгы берничә елда 50+ пациентлар күп. Авыруны йоктыруның төп юлы-җенси юл.

Ноябрь уртасыннан башлап, Әлмәт муниципаль районында бөтендөнья СПИДка каршы көрәш көненә багышланган чаралар уздырылды.

Профилактика чараларының максаты- ВИЧ-инфекцияне тикшерү өчен мәгълүмат бирү, тикшерү һәм мотивацияләү.

Барлык гомуми белем бирү мәктәпләрендә ВИЧ-инфекция мәсьәләләре буенча сыйныф сәгатьләре үткәрелде, ә кайбер белем бирү оешмаларында чаралар Әлмәт шәһәрендәге СПИД үзәге филиалы белгечләре катнашында узды.

Мобиль ВИЧ-тест пунктлары саны ел саен арта. Узган 2 атна эчендә Әлмәттә «Ветеран» реабилитация үзәгендә, медицина реабилитациясе үзәгендә, Татнефть кадрлар әзерләү үзәгендә, «Юбилейный» спорт сараенда хоккей матчы вакытында, «Мирас» спорткомплексында, Панорама, Мактама парк сәүдә үзәкләрендә, шәһәр предприятиеләрендә тикшерү узарга мөмкин иде. Шулай ук яшьләр үзәге, драма театры, Юбилейный спорт сарае каршындагы мәйданнарда тикшерү өчен 2 көн дәвамында тестмобиль эшләде. Декадник кысаларында экспресс-тестлар белән барлыгы 477 кеше тикшерелгән.

Барлык чаралар да СПИД үзәгенең Әлмәт шәһәрендәге филиалы белгечләре тарафыннан Татарстан республикасы буенча Ростпотребнадзор идарәсенең Әлмәт, Лениногорск, Сарман, Мөслим районнарындагы территориаль бүлеге белән берлектә оештырылды.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса