55 килограммга 800дән артык йорт йомыркасы сарыф ителгән.
Әлмәт районы Кичүчат авылында яшәүче Зөбәрҗәт Садриева токмач әзерләү өчен 18 кешедән торган команда оештыра. Бу хакта үзенең телеграм-каналында район башлыгы Тимур Нагуманов сөйләде.
"Осталарның алтын куллары белән 74 контейнер ярымфабрикатлар әзерләнгән, ә бу 55 килограмм өй токмачы. Аны ясау өчен шактый вакыт һәм көч, шулай ук 800 дән артык йомырка кирәк булган", - дип соклана район башлыгы.
Өйдә әзерләнгән контейнерлар якын арада хәрбиләргә җибәреләчәк.
Фото: Тимур Нагумановның телеграм-каналы