Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәтнең социаль челтәрләрендә хатын-кызларга һөҗүм итүче турында хәбәр тарала

Әлмәт полициясе хатын- кызга һөҗүм итү тирәсендәге хәлгә аңлатма бирде.

Хәзер  полиция бүлегендә зыян күрүчеләрдән ике гариза бар.

Яңа атнаның башы шәһәр халкы өчен тынычсыз булып чыкты. Шәһәрнең онлайн-берләшмәләрендә кызларга һөҗүм итүче «озын буйлы булмаган яшь кеше» турында хәбәр таралды. Әлмәттә яшәүче хатын-кызлар хәбәрне үз комментарийлары белән тулыландырды.  Хәзерге вакытта җирле полиция бүлегенә зыян күрүчеләрдән ике гариза килгән.

"Хәзерге вакытта полиция хезмәткәрләре вакыйганың мөмкин булган шаһитларын  билгелиләр, вакыйгаларга катнашы булган ир-атның шәхесен ачыклау буенча барлык кирәкле чаралар үткәрелә. Материаллар участок уполномоченныйларына тапшырылды", - дип хәбәр итә ведомствода.

Хокук саклау органнары өсти: полициягә шунда ук мөрәҗәгать итү яхшырак. Әгәр дә берәрегез моңа охшаш хәлгә эләккән икән, ул тәртип сакчыларына ярдәм итә ала. Бүлеккә (Мәрҗани урамы, 84) шәхсән килергә яки дежур частька 8(8553)39-23-10 яки 02 телефоны буенча шалтыратырга кирәк.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса