Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Эш тәкъдим итәбез

Сезгә - өстәмә акча, кешеләргә - файда.

Безнең редакция үз командасына штаттан тыш почтальоннар җыя.

Кайчандыр без әбүнәче-ләргә газетаны альтернатив рәвештә илтеп тапшыруны бер оештырган идек. Анда теләге булган һәркем өстәмә акча эшли алды. 50 яшьтән өлкәнрәк әлмәтлеләр моны бәлки хәтерлидер дә.

Болай эшләү газета укучыларыбыз белән өзлек-сез элемтәдә булуны тәэ-мин итте, алар газетаны үзвакытында ала алдылар, ә илтеп бирүчеләр өстәмә акча эшли алды. Почта элемтәсе белән бәйле гади булмаган вәзгыять безне әлеге практиканы яңартырга этәрде.

Хәзерге вакытта без зур булмаган штаттан тыш почтальоннар командасын җыябыз. Аларның вазифасына газеталарга яздыру һәм (яки) газетаны адресатка илтеп бирү керә. Соңгысы атнага бер тапкыр - җомга көнендә башкарыла.

Эшләргә теләүчеләр үзләре өчен кулай районны сайлый, я булмаса редакция тәкъдим иткән вариант белән килешә алалар. Безнең өчен аеруча «Көнбатыш» микрорайоны һәм Түбән Мактама шәһәр тибындагы бистәсе, шулай ук авыл җирлекләре кызыксыну тудыра.

Газета таратырга теләү-челәргә карата билгеле бер таләпләребез дә бар. Болар:
 җаваплылык;
башкаручанлык;
акча белән эш итә белү;
районны белү;
яхшы хәтер;
психологик чыдамлык (төрле кешеләр очрый);
физик чыдамлык та хуплана.

Өстәмә акча эшләүнең мондый ысулы бигрәк тә җәяү йөрергә яратучылар һәм кешеләргә файда китерергә теләүчеләр күңеленә хуш киләчәк.

Белешмәләр өчен телефоннар: 8(8553) 44-05-88, 89172995491. 

Шалтыратыгыз, белешегез, килегез - без һәрберегезгә шат булырбыз һәм индивидуаль тәртиптә барлык 
вариантларны уртага салып тикшерербез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса