Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Махсус операция хәрбиләре бал җибәргән әлмәтле белән очрашырга җыена

Узган ел Александр Коновалов «Алга» һәм «Тимер» батальоннарында хезмәт итүчеләргә 104 банка (156 кг) горчица һәм чәчәк балы тапшырган иде.

Махсус операция зонасындагы хәрбиләргә Татарстанның Әлмәт районы Добромыш авылы умартачысы Александр Коновалов биргән балны илтеп җиткергәннәр. Бу хакта «Татар-информ» га волонтер Динар Әхмәтҗанов сөйләде. Якташларга шефлык ярдәмен илтү белән Чистай волонтеры Айрат Хәмәтов шөгыльләнгән.

Хәрбиләр 90 банка бал өчен Коноваловка рәхмәт белдерә һәм аның белән шәхсән очрашырга вәгъдә итәләр. Умартачы өчен алар видео яздырган.

«Әлмәттән Александр Коноваловка зур рәхмәтемне җиткерергә телим. Актив тормыш позициясе өчен чын йөрәктән рәхмәт, Александр! Сез чын патриот! Өйгә кайткач, һичшиксез, сезнең белән очрашачакмын. Безнең көч — бердәмлектә!» — ди хәрбиләрнең берсе.

 

Фото: © Динар Әхмәтҗанов

Исегезгә төшерәбез, октябрь ахырында Александр Коновалов махсус хәрби операция хәрбиләре һәм аларның гаилә әгъзалары өчен 500 кг бал тапшырды. Ул вакытта волонтерлар Чистай җыю пунктына 270 банка горчица һәм чәчәк балы китерә. Александр чистайлыларга бал таратуны ышанып тапшыра, Яңа ел бәйрәмнәре алдыннан берничә тартманы хәрбиләрнең гаиләләренә таратырга кирәклеген өстәп әйтә.

Авыл кешесе хәрбиләргә бу кыйммәтле продуктны инде өченче тапкыр җибәрә. Узган ел Александр Коновалов «Алга» һәм «Тимер» батальоннарында хезмәт итүчеләргә 104 банка (156 кг) горчица һәм чәчәк балы тапшырган иде.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса