Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәттә «Профессионалитет» проектының ачык ишекләр көне узды

Әлмәт политехник техникумы, «Профессионалитет» федераль проектының ягулык-энергетика комплексы вәкиле буларак, шәһәр һәм район мәктәпләре укучылары һәм аларның ата-аналары өчен үз ишекләрен ачты.

21 октябрьдә Россия Федерациясенең 79 субъектында «Профессионалитет» федераль проекты кластерларында бердәм ачык ишекләр көне үткәрелә.

Әлеге масштаблы чарада катнашучылар өчен ачык ишекләрнең бердәм көнен үткәрү кысаларында ата-аналар җыелышы, бөтенроссия сыйныф сәгате, ата-аналар өчен техникумның уку-җитештерү участокларына экскурсияләр, мәктәп укучылары өчен мастер-класслар һәм һөнәри пробалар, эш бирүчеләр мәйданчыкларына экскурсияләр оештырылды.

Ата – аналар җыелышы гибрид форматта уздырыла ата-аналар техникумның актлар залында җыелалар һәм онлайн трансляция оештырыла.

Техникум директоры Илдар Баһманов «Профессионалитет» программалары буенча укуның өстенлекләре турында җентекләп сөйләде һәм ата-аналарның сорауларына җавап бирде.

Реклама

Булачак абитуриентлар техникумда «Профессионалитет» федераль проектын тормышка ашыруны үз күзләре белән күрә һәм аларны кызыксындырган сорауларны бирә алдылар. Җанлы әңгәмә остазлар катнашында һөнәри осталык нигезләрен үзләштерүгә күчә. Бу очрашу балаларны киләсе уку елында  техникумга укырга этәрә, дипхәбәр итә Әлмәт районы башлыгы матбкгат хезмәте.

 

 

Фото: Әлмәт районы башлыгы матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса