Әлмәт районы башлыгы Тимур Нагуманов шәһәр күлен реконструкцияләү барышын тикшерде
Җәмгыять

Әлмәт районы башлыгы Тимур Нагуманов шәһәр күлен реконструкцияләү барышын тикшерде

Шушы көннәрдә ТР Әлмәт районы башлыгы Тимур Нагуманов шәһәр күле территориясендә булды.

Шәһәр күленең 2 нче чираты проектын гамәлгә ашыру кысаларында бетон нигез әзерләү, гранит брусчатка салу, бордюр ташын урнаштыру башкарылган. Шевченко – Болгар урамнары киселешендә керү зонасы төзекләндерелгән,
МАФлар урнаштырылган.

Шулай ук җәяүлеләр юллары буйлап, урам яктырту челтәрләрен монтажлау, койма монтажлау һәм видеокүзәтү системасы үткәрелә.

 

 

Фото: Әлмәт районы башлыгы матбугат хезмәте