Казан һәм Әлмәт таможня постлары үз урыннарын һәм пропискаларын үзгәртте.
5 октябрьдән алар үз эшләрен яңа адреслар буенча дәвам итәләр, дип хәбәр итә Татарстан таможнясы матбугат хезмәте.
Әлмәт таможня посты «Татнефтеснаб» идарәсенең Әлмәт базасы территориясендә, Объездная урамы, 5 нче йорт, 1 нче корылмада урнашкан.
Бу постның эшчәнлеге үз эченә республиканың 14 районын ала, шул исәптән алты шәһәр: Азнакай, Әлмәт, Баулы, Бөгелмә, Лениногорск һәм Нурлат.
Таможня постлары тимер юл, автомобиль һәм авиация транспорт төрләре, халыкара почта җибәрүләре, шулай ук гражданнар шәхси файдалану өчен күчергән әйберләр һәм транспорт чараларын контрольдә тота.