Әлмәт ЗАГСы сентябрьгә нәтиҗәләр ясый.
2023 елның сентябрь аенда Татарстан Республикасы Әлмәт муниципаль районында 146 бала туган. Аларның 75 ир бала һәм 71 кыз. Бу айда иң кечкенә баланың авырлыгы -1460 гр тәшкил итә., иң зуры 4560 гр. Иң яшь әнинең яше -17 яшь, иң өлкән әнинең яше – 42 яшь, иң яшь әтинең яше – 21 яшь, ә иң өлкәненә – 55 яшь.
Злата, Лев, Мия, Мирон, Ясмина, Амелия, Усман, Матвей, Алина, Марьям, Марк исемнәре популярлыгын югалтмый. Каролина, Василиса, Алия, Азиза, Рамилина, Девика, Стефания иң сирәк исемнәр.